Бүген гимназия базасында Татарстан Республикасының Минзәлә районы горурлыгы булган сәләтле балаларны бүләкләү узды.
Бу уку елында олимпиада хәрәкәтендә 700 дән артык мәктәп укучысы катнашты. Актлар залында белемнәренең тирәнлеге һәм көчен үзләренә һәм башкаларга исбат иткән балалар җыелды.
Укучыларны һәм аларның педагогларын Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев котлады.
-Мондый сәләтле балалар булганда, районыбыз һәм республикаыбызның киләчәге өчен борчылырга урын юк. Сез теләсә нинди җитимагый эштә уңышка ирешәчәксез, башкаларны да үзегез белән ияртә алачаксыз. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, педагогларны, әти-әниләрегезне сөендерүне дәвам итегез. Алда сезне зур биеклекләр көтә. Сез - безнең "алтын фондыбыз", - диде Камил Рим улы.
Интеллектуаль эшчәнлектәге югары күрсәткечләр һәм олимпиада хәрәкәтендә актив катнашканы өчен Надежда Белякова (1 нче урта мәктәп), Гүзәл Рәхмәтуллина (1 нче урта мәктәп). Елизавета Кузнецова (3 нче урта мәктәп), Данил Гәрәев (3 нче урта мәктәп), Айназ Сәлимова (гимназия), Ксения Димухаметова (Калтак урта мәктәбе). Валерия майорова (Калтак), Чулпан Билалова (Тауасты Байлар мәктәбе). Алексей Сидоров (3 нче урта мәктәп)
Республика олимпиадасы призерлары: Дина Чатурова (СОШ №1), Эльвира Ахметова (СОШ №2), Алина Рахманова (СОШ №1), Артур Гыйлемов (СОШ №2), Глеб Ищеряков (СОШ №3).
Сәхнәгә бер-бер артлы 40 укучы һәм 14 педагог күтәрелде. Аларга мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.