26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Минзәлә районының 5-15 яшьлек балалары арасында шигырь конкурсы узды.
Чара район үзәкләштерелгән китапханәнең уку залында узды. Кунаклар. конкурсантлар,жюри өчен чара алдыннан шагыйрьгә багышланган мультипликация күрсәтелде.
Чара өч этапта узды: 5-7 яшь, 8-10 яшь, 11-15 яшь.