Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Минзәлә ветераннары котлаулар кабул итә

2019 елның 26 апреле, җомга

Минзәлә районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ветераннарның тол хатыннарын котлауны дәвам итәләр.

Ветераннарга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Айдар Салаховның котлау откырткалары һәм махсус бүләкләр тапшырыла. Район һәм шәһәр җитәкчеләре авыр сугыш елларын кичергән һәм тылда тыныч тормыш өчен хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре янына киләләр. аларга сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телиләр.

Минзәлә районында барлыгы 23 Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм 119 тол хатын бүләк алачаклар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International