Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге үәбәр итә

2019 елның 26 апреле, җомга

33 ел элек Чернобыль АЭСында авария булды. Әлеге кайгылы дата уңаеннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева волонтерлар белән берлектә Ленин паркындагы радиацион аварияләр һәм катастрофаларны ликвидацияләүчеләр обелискы янында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен митинг уздырылды.

Социаль педагог балаларга Чернобыльнең меңләгән кешеләргә, шул исәптән, безнең шәһәр, район халкына да кагылып узуын сөйләде.   Минзәләлеләр дә бу трагедиянең нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнаштылар. 

Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International