Бүген, катастрофа булган көнне. Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча хәрби-патриотик үзәк җитәкчесе Альберт Миңнәхмәтов, хәрби комиссариат вәкиле Илсөяр Мыльникова һәм аварияне ликвидацияләүчеләр 1986 елның 26 апрелендә булган фаҗигале вакыйгаларда һәлак булучыларны искә алдылар.
Радиацион катастрофаларда һәм аварияләрдә һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, истәлек обелискына чәчәкләр салынды.