“Чернобыль. Бурыч һәм батырлык”

2019 елның 26 апреле, җомга

33 ел элек тарихта Чернобыль АЭСында иң зур һәләкәт була. Ел саен 26 апрель көнне безнең илдә радиация аварияләре һәм һәләкәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Минзәлә муниөипаль районының “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә Чернобыль АЭСындагы һәләкәт көненә 33 ел тулуга багышланган “Чернобыль. Бурыч һәм батырлык” дигән темага түгәрәк өстәл узды.Чара барышында балалар 1986 елның куркыныч көннәре турында белделәр,АЭСка беренче булып килгән янгын сүндерүчеләрнең хәбәрләрен,әлеге куркыныч фаҗига кичергән балалар тарихын ишеттеләр.Шулай ук балалар бу куркыныч вакыйгаларда безнең районнан 25 кеше катнашканын белделәр. Чара ахырында балалар белән “Радиацион куркынычсызлык” дигән әңгәмә үткәрелде, чөнки һәр кешегә атом энергетикасы һәм радиацион куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белергә кирәк. Безнең үзәктә ел саен радиаөия һәләкәтләрендә һәм һәләкәттә һәлак булучыларга багышланган һәйкәлне тәртипкә китерү күркәм традиөиягә эверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International