"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы (29.07.2018) №181-ФЗ нигезендә, халыкка хезмәтләр күрсәтүче оешмалар тарафыннан инвалидлар белән эшләүче белгечләргә социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларына керүне тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча инструкция бирү һәм өйрәтү Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башкарыла.
"Татарстан Республикасында төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләрне билгеләү идарәсе" Дәүләт автоном учреждениесенең уку үзәге ("ПрофСтандарт") һәм Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 23-24 май көннәрендә Казанда "Инвалидларны һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемен озатып йөрү һәм объектта хезмәтләр күрсәтү" программасы буенча укыту оештыра.
Максатчан аудитория: социаль әһәмияттәге учреждение, сәламәтлек саклау, мәгариф, физик культура һәм спорт, транспорт инфраструктурасы, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре һ.б.лар.
Объектларга каршылыксыз керүне тәэмин итү, шулай ук инвалидларга һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркеменә хезмәт күрсәтү өчен әлеге курсның актуальлеген һәм практик әһәмиятен исәпкә алып, Сездән ярдәм көтәбез һәм белгечләрегезне укырга җибәрүегезне көтәбез.
1 тыңлаучыга укыту бәясе 6800 сум (НДС салынмый). Укыту тәмамлангач, билгеләнгән үрнәктә квалификация күтәрү буенча таныклык бирелә.
Тулырак мәгълүматны www.proff-standart.ru. сайтында укырга була.