Шәһәребездә эшләп килүче территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОСлар) үзләренең микрорайоннарында яшәүчеләр белән элемтәне ныгыту өчен төрле чаралар оештыралар.
Казан Кремленең Вәкиллекле залында Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турындагы республикакүләм рәсем һәм иншалар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
ХУҖАЛЫКТА ТУЛАЕМ САВЫМ АРТА БАШЛАГАЧ, «МЕНЗЕЛИНСКИЕ ЗОРИ» АГРОФИРМАСЫНЫҢ «КАЛИНИН» ХУҖАЛЫГЫ ҖИТӘКЧЕСЕ РАМИЛ БИКТИМИРОВ ҺӘМ ШУЛ УК ХУҖАЛЫКНЫҢ БАШ ВЕТЕРИНАР ВРАЧЫ АРТУР ГАФУРОВНЫҢ КӘЕФЛӘРЕ КҮТӘРЕНКЕ.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында татар-башкорт милли көрәше буенча милли көрәш ветераннары – ТРның спорт мастерлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призына шәхси-команда беренчелеге узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышлар 2001 нче елда туган үсмерләр арасында үткәрелде. Әлеге беренчелек безнең районда алтынчы тапкыр узды.
Наратлы Кичү авылының элеккеге юнәлешле таналар тәрбияләү ферма урынында кошчылык комплексы төзелә башлады. “Энерго-М” ҖЧҖ төзелеш фирмасы төзүчеләре ферманың иске түбәләрен экскаватор ярдәмендә ватып, клюшкаларын гына калдырдылар, аннары бульдозер ярдәмендә шифер, такта, кирпеч калдыкларын читкә эттерделәр.
Мөслимдә татар-башкорт милли көрәше буенча ачык районара турнир узды.
Май яңгырлары һәм эссе көннәр табигатьне җанландырып җибәрде, күпьеллык үләннәр дә тиз арада өлгереп җиттеләр. Бүгенге көндә район буенча 1200 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган.
Бүген Кадрәк авылында модульле яңа ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.