Балалар гына түгел, ата-аналар да бәйрәм итте

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Шәһәребездә эшләп килүче территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТОСлар) үзләренең микрорайоннарында яшәүчеләр белән элемтәне ныгыту өчен төрле чаралар оештыралар.

1 июнь көнне кичке якта Садак бистәсендәге балалар мәйданчыгында оештырылган чараның инициаторлары – шушы микрорайонның ТОС җитәкчеләре Гөлфия Хәлимова, Лариса Горбунова.Ул Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелде.

Флешмоб рәвешендә башланып киткән бәйрәм кече сабантуйны хәтерләтте: күңелле музыка кунакларны җыйды. Балалар өчен бик күп кызыклы уеннар оештырылды, актив катнашучыларга призлар да әзерләнгән иде. Бәйрәмгә җыйналучы әти-әниләр оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, ә рәхмәтнең дә олысы – шушы балалар мәйданчыгын җиһазлаган Батаев Николай Сергеевичка һәм башка спонсорларга да әйтелде.

–Шунысы куанычлы, – ди Гөлфия Хәлимова, – бәйрәмгә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә килде. Безнең максатыбыз – балалар белән бергә аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да өйдән – компьютер, телевизор алдыннан урамга, саф һавага алып чыгу, аларны үзара аралаштыру, бер-беребез арасында элемтә булдыру. Бергә һәм бердәм булганда без көчле, бердәм булганда мавыктыргыч, файдалы чараларны алга таба да оештырачакбыз дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International