Минзәлә районында йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча планлы эшләр башлана. "Минзәлә идарәче компаниясе" ҖЧҖнең бурычы – һәр ишегалды куркынычсыз һәм уңайлы булсын.
Нәрсә эшләргә планлаштырыла:
Комплекслы җыештыру: чүп-чарны, былтыргы яфракларны, контейнер мәйданчыкларын җыештыру.
Агачларны санитар кисү: коры ботаклар һәм авария хәлендәге агачлар.
Балалар мәйданчыкларына Ревизия: комлыкларга ком кертү, МАФларны ремонтлау һәм буяу.
Урам утларын тикшерү. Планда-зарарланган фонарьларны һәм плафоннарны алыштыру һәм баганаларны ныгыту.
Әгәр сезнең ишегалдында ватык эскәмия, куркыныч таучык һәм башка сораулар булса, Идарәче компаниягә квитанциядә күрсәтелгән номерлар буенча хәбәр итегез.
Барлык яшәүчеләрне гомуми өмәләргә чакырабыз, алар һәр ишегалдында узачак 
графикларны өстәмә рәвештә бастырып чыгарабыз 