Матвеевка көрәшчеләре шаккаттырды

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында татар-башкорт милли көрәше буенча милли көрәш ветераннары – ТРның спорт мастерлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призына шәхси-команда беренчелеге узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышлар 2001 нче елда туган үсмерләр арасында үткәрелде. Әлеге беренчелек безнең районда алтынчы тапкыр узды.

“Мин бер 40-50 бала җыелыр дип көткән идем, 72 са­бый катнашырга дип килгән. Районның 12 мәктәбеннән җыелма командалар килгән иде. Бу ярышларда катнашучыларның саны артуы сөендерә, әлбәттә. Димәк, бездә көрәш үсә, көрәшчеләр саны арта. Быел Матвеевка бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бер ел элек аларга келәмнәр алып кайткан идек. Шушы ара­да гына яшь тренер Рөстәм Хәмидуллин балалардан район чемпионнарын ясады”, – дип сөйләде безгә баш хөкемдәр Рәмзил Бәдриев. Сүз уңаеннан, иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Матвеевка командасы булды. Икенче урынны, шулай ук районда лидер булып то­ручы, Хуҗәмәт командасы яулады. Мактаулы өченче урында – Ыкның аръягыннан килгән Фәнияр Гәрәев ко­мандасы. Шәхси беренчелеккә килгәндә, 11 авырлык категориясендә призлы урын алган көрәшчеләргә ак­чалата премия тапшырылды.

Алиса ШАХАБУТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International