Сәләт ачылу – зур бәхет ул

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Казан Кремленең Вәкиллекле залында Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турындагы республикакүләм рәсем һәм иншалар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Рәсемнәр конкурсында, “Зөя утрау- шәһәрчегенең мәдәни-табигый ландшафты” номинациясендә, 15-18 яшьлекләр арасында гимназия укучысы Гөлназ Бәдретдинова җиңүче булды. Ул укытучысы Рәилә Хәкимҗанова белән бу тантанада катнашты. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ТРда мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне торгызу Республика фондының попечительләр советы рәисе Минти­мер Шәймиев һәм ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Минтимер Шәймиев җиңүчеләрнең укытучыларына Рәхмәт хатларын һәм китаплар тапшырса, Энгель Фәттахов укучы­ларга диплом һәм электрон китаплар бүләк итте.

Гөлназ 8 нче сыйныфны тәмамлады, киләчәктә архитектор булырга хыяллана. Рәсемнәр белән мавыгудан тыш, кул сугышы белән дә шөгыльләнә. Бу уңышы өчен бик шатланган ул:

– Бу минем беренче тәҗрибәм. Моңа кадәр гимназия күләмендәге рәсем конкурсларын­да гына катнашкан идем. Кара фонда ак каләм белән күптән рәсем төшерәсем килгән иде. Бу идеямне укытучыма тәкъдим иттем, педагог моны хуплады. Шул рәвешле конкурска шушы техника белән ясалган эшем җибәрелде. Успенск монастыреның Богородица храмын рәсемгә төшердем, – дип фикерләре белән уртаклашты яшь рәссам.

Сәләтле балага рәсем ясау буенча педагог Рәилә Рөстәм кызы ярдәм итә. Балалар иҗат йортындагы түгәрәк эшеннән тыш, ул гимназия укучыларын да рәсем серләренә төшендерә.

– Шәхсән үзем күбрәк портретлар һәм шарж­лар белән мавыгам. Институтта укыганда прак­тика вакытында Алабуга, Минзәлә һәм Яр Чаллы шәһәрләренең тарихи, архитектура һәйкәлләрен рәсемгә төшердем. Шәһәр читенә чыгып, таби­гать күренешләрен натурадан төшерергә яра­там. Рәссамнарның күргәзмәләренә дә бик теләп йөрим, кызганыч, бу бәхет сирәк эләгә. Миндә тәрбияләнүче балалар конкурсларны аеруча үз итәләр, мактау кәгазьләре, призлар көтәләр, әмма җиңүләр гел елмаймый. Бу юлы Гөлназның эше уңышлы дип табылды. Укучыларның гына түгел, аларның остазларының да эшләре бәяләнү күңелне күтәрә, әлбәттә. Укучы остаз юлыннан китсә, аның юлын дәвам итсә, моннан да зур нинди бәхет бар! “Сәләт ачылса, кеше күңеле дә канәгатьләнү хисе ала, ахырда бу синең язмышыңа да тәэсир итә дигән сүз”. Мин­тимер Шәймиевның бу сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел, – ди Рәилә Хәкимҗанова.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International