Көрәшчеләр сынатмады

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Мөслимдә татар-башкорт милли көрәше буенча ачык районара турнир узды.

Биредә Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе һәм Мөслимнең үзеннән 80гә якын көрәшче катнашты. Безнең район данын Хуҗәмәт, Иркәнәш, Кадрәк һәм Минзәләдән 20гә якын спортчыдан торган җыелма команда яклады. Күптәннән безнекеләрнең күрше Акта­ныш көрәшчеләрен җиңгәннәре булмады, бу юлы минзәләлеләр сынатмады һәм пьедесталның берен­че баскычына күтәрелде. Ә актанышлыларга икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International