Җәй көне бозаулар да ял итә

2015 елның 2 июне, сишәмбе

ХУҖАЛЫКТА ТУЛАЕМ САВЫМ АРТА БАШЛАГАЧ, «МЕНЗЕЛИНСКИЕ ЗОРИ» АГРОФИРМАСЫНЫҢ «КА­ЛИНИН» ХУҖАЛЫГЫ ҖИТӘКЧЕСЕ РАМИЛ БИКТИМИ­РОВ ҺӘМ ШУЛ УК ХУҖАЛЫКНЫҢ БАШ ВЕТЕРИНАР ВРАЧЫ АРТУР ГАФУРОВНЫҢ КӘЕФЛӘРЕ КҮТӘРЕНКЕ.

 Җәй көне бозауларны корпуслардан чыгарып, болынлыкларда көтүне оештырсаң, сәламәт тә булачаклар, тизрәк үсәчәкләр дә.

Көненә 1-1,5 килограмм фураж да бирсәң, тәүлеклек артым 700 граммнан да ким булмаячак. Шушы метод белән быел җәй 6481 баш бозау ял итәргә тиеш. Максат бер генә – районда кабул ителгән “Таналар” программасы нигезендә 18 ай эчендә бозауларны каплату авырлыгына җиткерү. Бозауларны “ял иттерү“ өчен 20 җәйге лагерь кирәк. Әлегә бөтен таләпләргә туры килерлек әзер булганнары унга да тулмый. Балтайдагы лагерь семинар булган көнне үрнәк буларак күрсәтелде. Ул хуҗалыкка былтыр файда китерде инде. Биредә 300 баш бозау көтүдә йөри. Автомат су эчергеч бар, су махсус казылган коедан суыртыла. Мото-помпа бензинны да күп яндырмый икән. Былтыргы печән һәм сенаж алларында. Тоз җитәрлек. Җилдән һәм яңгырдан саклану өчен түбәле корылма бар. Фураж белән дә проблема булма­ячак, – диде “Чулман”ның генераль директоры Линар Ахунов.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре баш- лыкларына бурыч куйганда, район башлыгы Айдар Салахов бозаулар көтүлектә йөргәндә корпусларны чистартып, агартып кую кирәклеген аңлатты.

Район башлыгының быел тулаем савымның иң югары күрсәткече 75 тоннага җитәчәген һәм аның ни өчен тагын да зуррак үрләргә ирешүдә бер баскыч кына булып торуы хакында газетабызның киләсе санында басылачак авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов белән әңгәмәдән белә аласыз.

Беренче графа – хуҗалыклар һәм агрофирмалар исе­ме, икенче – 2014 ел башына төп көтүгә кертелгән та­налар саны, өченче – 2015 елның биш аенда төп көтүгә кертелгән таналар саны, дүртенче – 1 июньдә 1 сыер­дан савылган сөт (килограммнарда)

Заиковский 85 56 19,0

Органик групп-Чулман 599 170 10,0

Органик групп-Минзәлә 311 137 10,8

Калинин 151 54 13,5

Николаевка 60 10 11,9

Калморза 49 15 17,2

Мензелинские зори 260 79 13,4

Ярд. хуҗ. һәм КФХлар 20 15 19,0

Район буенча 1275 457 12,4

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International