Май яңгырлары һәм эссе көннәр табигатьне җанландырып җибәрде, күпьеллык үләннәр дә тиз арада өлгереп җиттеләр. Бүгенге көндә район буенча 1200 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган.
“Органик групп” идарәче компаниягә караган чулманлылар – 511 гектар, минзәләлеләр – 212 гектарда күпьеллык үләннәрне чаптылар. Алар икесе бергә 30 тоннадан артык печән әзерләделәр. Хәзерге вакытта әзерләнгән печәндә 1 килограмм коры матдәгә исәпләгәндә энергия һәм туклыклы матдәләр концентрациясе югары була. Печән терлекләр өчен иң төп азыкларның берсе санала, хуҗалык җитәкчеләре бу турыда онытмасыннар иде. Район башлыгы Айдар Салахов хуҗалык җитәкчеләренә һәр баш мөгезле эре терлеккә бер тонна исәбеннән печән хәзерләү бурычы куйды.