Наратлы Кичү авылының элеккеге юнәлешле таналар тәрбияләү ферма урынында кошчылык комплексы төзелә башлады. “Энерго-М” ҖЧҖ төзелеш фирмасы төзүчеләре ферманың иске түбәләрен экскаватор ярдәмендә ватып, клюшкаларын гына калдырдылар, аннары бульдозер ярдәмендә шифер, такта, кирпеч калдыкларын читкә эттерделәр.
Хәзерге вакытта алты торак чистартылып бетте, тагы өч торакны чистартасы бар. Төзүчеләр быел дүрт торакны торгызырга уйлыйлар.
Бүгенге көндә биредә прораб Федор Афанасьев җитәкчелегендә алты кеше хезмәт куя. Төзүчеләр Рөстәм Беляев, Рамил Имаметдинов, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар абыйлы-энеле Владислав һәм Руслан Веденеевлар беренче көннән үк эшкә ныклап тотындылар. Быел биредә бер торакны сафка бастыргач, йомырка сала торган 12 мең баш тавыклар үстерергә планлаштыралар.
– Калган өч торакны ел дәвамында сафка бастырабыз, – ди кошчылык комплексы директоры Илдар Солтанов. – Торак- лар сафка басу белән, монда бер көнлек бройлер чебиләрне фәнни нигездә үстереп, 38 көнгә җиткәч, аларны сугым цехына озатачаклар. Монда бер торакта 19-20 меңгә чаклы чеби асраячаклар. Торакларның түбәләрен профнастил белән ябачаклар. Кошчылык комплексында инкубатор, тавыкларны сую цехы һәм башка объектларны да төзергә планлаштыралар. Биредә 33 гектарлы кошчылык комплексы төзелеп беткәч, ул елына дүрт мең тонна тавык ите җитештерәчәк. Кошчылык комплексы төзелеп беткәч, биредә 120 кеше хезмәт куячак.