Сабантуйга төзүчеләр бүләге

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Быел Гурьянов урамындагы 46А адресы буенча ике катлы йорт калкып чыкты. Ул “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” дәүләт программасы буенча төзелә, аның подрядчысы “Монолит” ҖЧҖ.

– Әлеге йортны район Сабан туена тапшырырга дип бөтен көчне куябыз, – ди оешма җитәкчесе Олег По­пов.

Бүгенге көндә объектта 15кә якын кеше эшли. Йорт­ка газ, электр, су кертү кебек эшләр башкарылган, канализация коелары да урнаштырылган, чираттагы мөһим эшләрнең берсе – йортның эчендә инженер­лык системаларын урнаштыру. Хәзер осталар ишек кую белән мәшгуль, стеналарны тигезләү, бизәү, обой беркетү эшләре бара.

Икешәр өч, ике, бер бүлмәдән торган алты фатирлы әлеге йортның хуҗалары да билгеле инде. Хуҗалар дигәннән, обой беркетүче кызлар белән фатирларда эчке бизәү эшләренең заманча башкарылуы хакында сөйләшеп тордык.

– Бу йортка килүчеләр бәхетле кешеләр, – диде алар. Аларның фикере белән килешми булмый: бөтен уңайлыклар тудырылган фатирлар, якты, иркен бүлмәләр, пластик тәрәзәләр, түшәмнәре натяжной итеп эшләнгән. Өстәвенә йорт янында 12 сутыйга якын җир участогы да бар.

Подрядчы оешмага йорт төзүдән тыш йорт тирәсен төзекләндерү дә йөкләнгән. Ул да гади түгел, йортка керү юлын саласы, автомашиналар туктау урынын һәм кирәкле мәйданчык ясау хәстәрлеген күрәсе бар.

Вәсил Гыйләҗетдинов, район башкарма комите­ты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары:

– Гражданнарны авария хәлендәге торак фондын­нан күчерү программасы нигезендә безнең районда 132 гаиләне күчерү планлаштырыла. 10 гаилә үзләре яшәгән иске торак өчен тиешле субсидияне акчалата алган, алар торак шартларын базардан торак сатып алып яхшыртырга теләген белдергән.

Йортлар төзелешенең бер өлеше федераль һәм ре­спублика бюджетыннан бүленгән акчага финанслана, бер өлешен программада катнашучылар үзләре түли. Гражданнар иске торак өчен субсидияне социаль ипо­тека килешүе буенча беренчел взнос сыйфатында түләү итеп кертәләр. Ягъни алар авария хәлендәге торакларын калдырып, яңа фатирга күченәләр дә, торакның калган хакын еллык 7 процент белән берничә ел буена (15-20 елга кадәр) сузып түлиләр. ТР Прези­денты каршындагы Дәүләт торак фонды төзелешне инвестицияли һәм программада катнашучыларга 15- 20 елга кредит бирә.

сан

“Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” дәүләт программасы буенча йортлар төзелешен үз районыбыз төзүчеләре башкара. Болар – “Гарант+”, “СфераСтрой”, Минзәлә ПМКсы, “Монолит”, “Металлсервис” ҖЧҖ подряд оешмалары. Район буенча авария хәлендә дип танылган йортлар исемлегенә шәһәрдән генә түгел, авыллардагы йортлар да кертелгән. Быел программада катнашучыларга сайлап алу өчен тагын дүрт күпкатлы һәм дүрт аерым йорт өстәлде, бу 81 фатир дигән сүз.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International