ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Изге Болгар җирендә Бөтен Россия күләмендә узган “Иске Казан – түгәрәк уены” фольклор ансамбльләр фестивалендә безнең "Мөшеге чишмәләре" ансамбле өченче урынны алды.


5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Шәһәр урта мәктәпләрендә “Финанс белем көне” Бөтенроссия акциясе узды.

 “Заиковский”ҖЧҖ да булган көнне игенчеләр уракны төгәлләп, Мөслим районының “Агромастер” ҖЧҖ гә булышырга киткәннәр иде.

– Уракны иртә өлгергән басудан башлап җибәрдек. Техника үзебезнеке, тоткарлыкларга юл куелмады. Егетләр сынатмады, һава торышы яхшы торганда чык төшкәнче эшләделәр, – ди хуҗалыкның директор урынбасары Мөнәвир Нургалиев. Урынбасар сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Уракны тиз тотуда комбайнчыларга түләү системасы да зур роль уйнагандыр. Районыбызның күп хуҗалыкларында бер центнер икмәк суктырган өчен 55 сум түләсәләр, монда ДОН-1500 комбайнында – 150, Нивада – 180, Палесседа 125 сум түләгәннәр.

Минзәләлеләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акция кысаларында 5000 сумм җыелган.

2014 елның 14 сентябрендә Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының саулаучылар көне.

Минзәлә районында "Экстремизмга-ЮК!" дигән айлык бара

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәп укучылары өчен бу белем бәйрәме онытылмаслык булыр. 30 ел капиталь ремонт эшләре күрмәгән мәктәп бинасы бу көнне балаларны яңа йөз белән каршы алды.

Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең “Минзәлә муниципаль районының мәгариф учреждениеләрендә бердәм мәгълүмати белем бирү пространствосы булдыру” темасы буенча август коференциясе узды.

Яңа технологияләр буенча иң зур яңалыклар элемтә өлкәсендә булды. 2014 елның беренче яртысында да район элемтәчеләре бу яктан сынатмадылар. “Таттелекомның” Минзәлә филиалы начальнигы урынбасары Артур Сизов түбәндәгеләрне сөйләде

Районыбызда узган ел полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексы ике авылда төзелгән иде. Мондый төзелешләр республиканың ЭЭМ җитәкчелеге һәм ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел да районыбызда шундый ике йорт төзелде: берсе Кадрәк авылында, икенчесе Яңа Мәлкән авылында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International