МУРБ бетсә дә, минзәләбез нефтьчеләр төбәге булудан туктамады. Нефтьчеләребезнең шактые Себер якларында эшләсәләр дә, район җирлегендәге нефтьне суыртуда да күбесенчә үзебезнекеләр хезмәт куя. Хәбәрчебез “Мензелинсксервис” ҖЧҖ дә булып, андагы алдынгы эшчеләр, нефтьчеләр турында кызыклы мәгълүматлар алып кайтты.
“Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгыннан “Акрос” комбайннарында 1 мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар – Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтов та район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм 3әр мең сумлык премияләргә ия булдылар.
Урыс авылында яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе – Мулламөхәммәт белән Тәзкирә Зыятдиновларның тормышларында истәлекле көн, аларның икесенең дә 80 яшьлек юбилейлары. 45 ел буена иңне иңгә куеп гомер кичерүче әлеге парны район башлыгы Айдар Салахов, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин тәбрикләде.
Бүген Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгыннан “Акрос” комбайннарында 1әр мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар – Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм 3әр мең сум күләмендә премия тапшырды.
Дуслык җепләре нык булсын