Җәмәгать тәртибен сакларга

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Районыбызда узган ел полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексы ике авылда төзелгән иде. Мондый төзелешләр республиканың ЭЭМ җитәкчелеге һәм ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел да районыбызда шундый ике йорт төзелде: берсе Кадрәк авылында, икенчесе Яңа Мәлкән авылында.

Кадрәктә полициянең участок уполномоченные йорты ачылды. Әлеге вакыйга уңаеннан районга ТР ЭЭМның җәмәгать куркынычсызлыгы полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров та килгән иде .

– Эчке эшләр органнары системасында Россия дәүләтенең бөтен этапларында да участок уполномоченныйлары әһәмиятле урын алып тора. Алар җәмәгать куркынычсызлыгын саклауда да күп санлы подразделениеләр арасында полиция структурасында төп тармаклардан санала. Участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәткән уполномоченныйлары өчен йорт төзеп биреп аларның эш һәм яшәү шартларын яхшыртасыз. Ул Айдар Салаховны Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы, “Лига” ҖЧҖ җитәкчесе Николай Степановны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Яңа Мәлкән авылында халык җыены полициянең участок уполномоченные өчен административ-торак комплексын ачудан башланды. Тантаналы чарада район башлыгы Айдар Салахов полиция хезмәткәре Ришат Шәйәхмәтовка (рәсемдә) ачкычлар тапшырды. Ришат хатыны Ләйлә белән ике бала тәрбияләп үстерә.

Ришат Рияз улы район эчке эшләр бүлегендә 2008 елдан бирле эшли. Шушы көннәрдә аңа җаваплы эш йөкләнде – участок уполномоченные итеп билгеләнде. Ул Аю, Бикбау, Яңа Мәлкән, Воровский исемендәге авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтәчәк. Әлеге җирлекләр- дә 2500 кеше яши. ТР ЭЭМның полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров участок уполномоченные Ришат Шәйәхмәтовка торакка сертификаттан тыш, Интернетка тоташтырылган һәм тиешле мәгълүматлар базасы тупланган ноутбук белән принтер да бүләк итте.

Дилфас ГАЛИЕВ, Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International