Уңышлар да, җитешсезлекләр дә бар

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең “Минзәлә муниципаль районының мәгариф учреждениеләрендә бердәм мәгълүмати белем бирү пространствосы булдыру” темасы буенча август коференциясе узды.

Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.

Конференция башланыр алдыннан теләге булган һәр кеше белем бирү учреждениеләре тарафыннан оештырылган күргәзмә белән таныша алды.

Конференция эше татар халык шагыйре Габдулла Тукайга багышлап әзерләнгән театраль күренеш белән башланып китте. Педагогик хезмәт ветераннарын һәм 4 яшь белгечне конференциядә катнашучылар бердәм алкышладылар.

Район башлыгы Айдар Салахов катнашучылар алдында чыгыш ясап, яңа уку елы белән тәбрик итте, уңышлар теләде. Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үз чыгышында педагоглар һәм тәрбиячеләр мәнфәгатьләрен кайгыртачагын белдерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов бу дулкынландыргыч моментта белем дөньясына юл күрсәткән, олы тормышка юллама биргән үзенең беренче укытучысын искә алды.

Яңа уку елы алдыннан укытучылар узган уку елы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар, киләчәктә башкарылачак эшләре хакында сөйләделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин 2013-2014 еллардагы белем бирү системасы эшчәнлеге һәм 2014- 2015 уку елына бурычлар хакында җентекле отчет тәкъдим итте. Белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге хакында сөйләгәндә ул уңышларны һәм җитешсезлекләрне атап китте.

ТР Мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова узган уку елында республикада ниләр башкарылганлыгы турында, мәгариф хезмәткәрләре алдына киләчәккә нинди бурычлар куелганлыгы хакында сөйләде. 2016 елда һәр баланы балалар бакчасында урын белән тәэмин итәргә тиешләр, педагогларга грант белән ярдәм итү дәвам итәчәк, 2014 елда республиканың 26 педагогы 200 мең сум күләмендә, ә 89 педагог республика бюджеты кысаларында грант алачаклар.

Конференция җитди эш кенә түгел, ә үзенә күрә бер бәйрәм дә. Анда яхшы эшләүчеләрнең исемнәре атала, чәчәкләр һәм бүләкләр бирелә. 12 номинация буенча белем бирү системасында эшләүче 100дән артык хезмәткәр бүләкләнде.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International