Яңа технологияләр буенча иң зур яңалыклар элемтә өлкәсендә булды. 2014 елның беренче яртысында да район элемтәчеләре бу яктан сынатмадылар. “Таттелекомның” Минзәлә филиалы начальнигы урынбасары Артур Сизов түбәндәгеләрне сөйләде:
– Райондашларыбыз интернетны 1800 МГц диапазонында 4G (LTЕ) форматында куллана алсыннар өчен “Таттелеком”ның биш база станциясе эшли башлады. Коноваловка, Аю авылларындагы һәм шәһәрдәге өч станция интернетта эшләүчеләр өчен тизлекне бермә-бер арттырды. Барлык база станцияләре дә иң соңгы технологияләр – оптика-волокно линияләре аркылы тоташканнар. Бу үз чиратында мәгълүматлар тапшыруның тизлеге артуын, үткәрүчәнлеге зур һәм ышанычлы булуын тәэмин итә. Башка авылларга да интернет “Летай” IP телевидениесе карау мөмкинлеге туа. Яңа Тәкермәннән оптика-волокно линиясе тарттык инде. Тиздән Иске Александровка, Усай, Степановка авылларында яшәүчеләр дә оптика-волокно линиясенә ия булачаклар. Бу авылларда база станцияләре дә булачак. Шулай акрынлап “Таттелеком” Минзәләне колачлап алачак.
Яңа җиһазлар белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Шул җиһазлар белән эшли белә торган белгечләр җитми. Минзәләне яңа технологияләр белән каплап алганда үзебезнең райондашлар катнашса, бик әйбәт булыр иде, югыйсә. Безгә кабельчы-спайщиклар, электромонтерлар кирәк. Белешү өчен 3-35-00, 3-19-01, 8-927-044-80-40 телефоннарына шалтырата аласыз.