ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкы дәүләтчелекнең тирән традицияләренә ия һәм бу хакта ул беркайчан да онытмады. Урта гасыр чорында Урта Идел буенда Идел Болгары – үз чоры өчен үсешкә ирешкән һәм чәчәк аткан ил барлыкка килә.

Конкурсантлар Минзәләдәге үз эшчәнлекләрен тагын да актив рәвештә дәвам итәр өчен әлеге чарадан күтәренке кәеф һәм искиткеч уңай хис- тойгылар, яңа идеяләр алып кайттылар.

Идарәче компанияләрнең директорлары һәм аларның урынбасарлары махсус комиссия алдында имтихан тапшыралар.

Кышкы каникул вакытында Югары Тәкермән мәктәбе укучылары директорлары Флүрә Гәрәева җитәкчелегендә Санкт-Петербургка экскурсиягә бардылар.

Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты хакында тулырак мәгълүмат туплау максатыннан шагыйрь музеена сәяхәт кылдылар.

Авылда ай саен ярминкә үткәрү идеясе белән чыккан “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов аның беренчесеннән канәгать.
Үткән шимбәдә фермаларга яңа технологияне кертү буенча өмәдә Тулбай авылында 21 кеше катнашты.

21 февраль көнне, Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилей медальләре тапшырды. Анда безнең районнан Николай Петрович Макаров катнашты.

2015 елда Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга бәйле рәвештә, әлеге вакыйгаларның тарихи әһәмияткә ия булуын истә тотып, ТР Президентының Указы чыкты.

Кичә үткән район Советы утырышында Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алмаз Шәрипов, Ирек Шәрипов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International