2015 елда Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга бәйле рәвештә, әлеге вакыйгаларның тарихи әһәмияткә ия булуын истә тотып, ТР Президентының Указы чыкты.
Указда әлеге истәлекле даталар уңаеннан юбилей чаралары уздырырга, бу чараларны уздыру өчен җаваплы булган оештыру комитетын, составын билгеләргә, бәйрәм чаралары планын төзергә, шәһәр округлары һәм муниципаль берәмлекләре башлык- ларына бәйрәм итүдә катнашырга һәм аңа булышлык күрсәтергә диелгән. Ә республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге истәлекле даталарны бәйрәм итүне киң яктыртып, әлеге вакыйгаларга багышланган материалларны, телевизион һәм радиотапшырулар әзерләүне тәэмин итеп торырга тиешләр.
Татарстан АССР оешуның 95 һәм Республиканың яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны “Минзәлә” газетасы да яктыртып барачак. ТАССР оешу тарихы турында язманы 2 нче биттән укыгыз.