Яңа икътисадый шартларда район үзенең курсын билгели

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә үткән район Советы утырышында Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алмаз Шәрипов, Ирек Шәрипов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов катнаштылар.

 Утырышны район ха­кимияте башлыгы Айдар Салахов алып барды һәм отчет доклады белән чы­гыш ясады.

Энгель Фәттахов рай­онга визиты вакытында авария хәлендәге тора­клардан күчерү програм­масы буенча төзелүче йортларны карады. Район башлыгы Айдар Сала­хов Садак бистәсендәге Вамин белән бәйле җир проблемасы белән та­ныштырды. Биредә һәм элеккеге ХПП янындагы территорияләрне ком­плекслы итеп төзү һәм үзәкләштерелгән канали­зация кирәклеге хакын­да сөйләде. Биредәге 60 кв.м. йортларның хәтта идәннәре дә җылытылган булуын олы кунак хуплап кабул итте.

Аннары Энгель Фәтта- хов “Изыскатель сәүдә- җитештерү фирмасы” ҖЧҖдә булды. Биредә министр фирманың эшчәнлеге белән таныш­ты, җитештерү белән кызыксынды. 1996 ел­дан бирле эшләп килүче әлеге коллективта 150, җәйге сезонда 180гә якын кеше эшли. Биредә елына 122,5 млн сумлык продукция җитештерелә.

Минзәлә шифалы суының даны республика­быздан читтәге өлкәләргә дә таралган. Моннан тыш биредә нигезендә “Мен­зелинка” эчә торган су булган ун тәмдәге аз газ­лы эчемлекләр, барлы­гы 36 төрдәге продукция җитештерелә.

– Җитештерү күләме дә, хезмәткә түләү фон­ды да артып бара, – диде предприятие җитәкчесе Александр Леванов. Уз­ган ел “Мензелинка” эчә торган суының алда­гы елларга караганда 138 процентка, аз газлы суларның 128 процент­ка күбрәк җитештерелүе әйтелде. Очрашу бары­шында Энгель Фәттахов предприятиегә кризисның тәэсире булуы-булмавы турында кызыксынды.

– Поставщиклар ал­дан түләп куюны таләп итә, сәүдә челтәрләре исә продукция саткан өчен акчаны 45 көннән соң гына күчерәләр. Банклар кредит бирми, бу безнең әйләнештәге акчаны киметте, – диде

 Александр Дмитриевич.

Аннары ул кризис шарт­ларында ритейлерлар өчен шәхси сәүдә марка­сы астында продукция чы­гарулары хакында әйтте. Яңа төр линияне сафка бастыру өчен җиһазлар кайтарылган, аларны көйләп, эшләтеп җибәрү өчен тагын 15 миллион сум акча кирәк.

Педагогия көллиятенә килгәч, Энгель Фәттахов студентлар белән ара­лашты. Ул аларга педагог һөнәрен берни белән дә алыштырып булмаяча­гын әйтте, югары квали­фикацияле белгеч булу өчен әйбәтләп укырга киңәш бирде. Соңыннан студентларның герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган театраль күренешен карады. Рай­он мәдәният йортында Балалар иҗат йорты коллективының хезмәт җимешләре, 5 эшмәкәр- нең бүгенге эшләре, киләчәккә планнары ха­кындагы презентацияләр белән танышты.

Район Советы утыры­шында район хакимияте башлыгы Айдар Салахов 2014 елда башкарылган эшләр һәм быел, яңа икъ­тисадый шартларда, рай­он алдында торган бурыч­лар турында сөйләде.

Район башлыгы чыгы­шында күтәрелгән проб- лемалар һәм бурычлар турында фикерләрне газетабызның алдагы саннарында тәкъдим итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International