21 февраль көнне, Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юбилей медальләре тапшырды. Анда безнең районнан Николай Петрович Макаров катнашты.
Йортларның тышкы бизәлешенә әллә ни игътибар бирелмәгән заманда, челтәрле бизәкләре, орнаментлары белән әллә кайдан үзенә тартып торган бу йортка сокланмый мөмкин түгел, чын сәнгать әсәре диярсең. Йорт хуҗасының да йөзе нур чәчеп тора, сентябрь аенда тугыз дистәсен тутырырга әзерләнүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петрович
Макаровның егетләрчә җитез хәрәкәтләренә ирексездән сокланып куйдым.
– Минзәләдә тудым мин. Әти сөйләгәннәрдән шулар исемдә: бабам хәлле кеше булган, җир сатып алган. Ә ул заманда җире булган кеше – ку
лак дигән сүз. Шуның аркасында михнәт чигәргә туры килә гаиләгә. Бер туганнары гына бәхетсез язмышларны бәладән йолып ала, – дип балачагы хатирәләренә бирелеп алды ветеран.
Алда дәһшәтле сугыш еллары көткәне 15 яшьлек үсмернең уена да керми:
– Бер иртәдә әнием мине бәрәңге өяргә уятты. Бик иртә эш башладык, тамак кипкәч, квас эчәргә дип өйгә кердем. Бераз алга китеп шуны әйтергә кирәк, әтием алдынгы карашлы кеше буларак, 35 нче елларда ул чор өчен сирәк булган радио да бар иде бездә. Шунда радиодан сугыш башлану турында хәбәр ишеттем. Ишетүен ишеттем, әнигә дә әйттем, ә ул миңа ышанмады. Аптырап ул үзәккә төшеп китте, иске аптека каршындагы мәйданда халыкны җыеп, чыннан да сугыш башлану хакында хәбәр иттеләр. Әтием 1901 нче елгы иде, аңа повестка килде, Бөгелмәгә учебный ротага җибәрделәр. Хатлары килеп торды, ә декабрь аенда хәбәрсез югалуын белдек...
Инде миңа да чират җитте. 1943 нче елның 10 гыйнварында Амур өлкәсенә җибәрделәр, анда пулеметчылар әзерли торган курсларда дүрт ай булдык.
Марш ротасында хезмәт итәргә теләүчеләрне җыйдылар, мин дә язылдым. Бик зур состав белән бик озак баргач, Брянск шәһәренә килеп төштек. Анда бер-ике атна тактик әзерлек алдык. Аннан җимерелеп беткән Смоленск шәһәренә китерделәр. Витебскка барып җитәргә дүрт-биш чакрым чамасы калгач, Көнбатыш Двина елгасы янында безгә “тел алырга” задание бирелде. 8 март иде бу. Батальон командиры граната әзерләргә кушты. Әмма немец мине күреп алды, күккә ракета очты. Пулеметтан ата башладылар, яраландым. Үзлегемнән шуыша торгач, санитар этләр мине урманга кадәр чыгардылар, ә алда – госпиталь. Миңа биш ай чамасы дәваланырга кирәк, диделәр.
Шулай бервакыт “Йөри алганнар – Казанга, урын өстендә ятучылар – Кунгурга”, диделәр. Эх, минәйтәм, йөри алган булсам, Казанга гына түгел, өйгә дә сорап кайтыр идем дим.
Кап-кара чәчле сестра кыз яралылар арасында йөри. Татардыр инде бу дип уйлыйм.“Син кайсы авыл?” дигән булам татарчаны вата-җимерә. “Ә син кайдан?” дип сорый. “Казаннан, Ленин урамыннан”, дип җаваплыйм. Күрәсең, ул минем карточканы алып киткән. Шул арада “Макаров кем?” дип, мине китәргә торган поездга утыртып та җибәрделәр. Әмма Казан безне кабул итмәде, Мәскәүгә кадәр бардык. Дәваланам, әмма яраланган аягым корый башлады. Ул чагында “ампутация” сүзенең нәрсә аңлатканын да белми идем әле. “Аягыңны киссәк, кем булып эшләрсең?” – ди табиб. “Итекче”, – дим. Профессор бу сүзләрем өчен мине бик каты ачуланды, күнегүләр ясарга кушты. Тырышуларым бушка китмәде. дүрт тапкыр операция кичергән аягым төзәлде бит. Николай Макаров Белоруссияне, Литваны азат итүдә катнашкан. Сугышчан батырлыклары өчен якташыбыз Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Япониягә каршы сугышларда да катнаша ул, анда зенитчы була. Азат иткән шәһәрләрне бүгенгедәй хәтерли. Ике ел Харбинда хезмәт итә әле.
1948 нче елда гына туган якларына әйләнеп кайта. Ике тапкыр яраланган, утны-суны кичкән улын әнисе көтеп тора, ул аны читкә җибәрми. Яшь гвардеец Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. Аны тәмамлап, Холодный Ключта – агроном, Воровский совхозында умартачы булып эшли.
Бервакыт 2 нче урта мәктәпкә балта остасы кирәклеге турында белдерү укый. Николай Петровичны хезмәт укытучысы итеп эшкә алалар, ул мәктәптә лаеклы ялга киткәнче эшли, яңадан чакырып алгач, тагын дистә елын балаларга багышлый. Кая гына барсаң да, горурланып: “Ул безнең укытучыбыз!” – дип аның нинди сабыр, тыйнак, бер үк вакытта таләпчән дә булуын яратып сөйлиләр.
Ялгызы калган Николай Петрович. Тормыш юлдашы Ефросинья белән 55 ел тату гомер иткәннәр. Ул госбанкта инспектор, пенсиягә кадәр банк управляющие урынбасары булып эшләгән.
Аның телефоны тынып тормый. Без аралашкан арада гына да берничә тапкыр шалтыраттылар, кадетлар мәктәбеннән, район үзәк хастаханәсеннән хәл беләләр. Саубуллашканда Николай Петрович төштән соң авыл хуҗалыгы техникумына очрашуга барачагын әйтте. “Чакыралар икән, барам, әлбәттә. Үзеңнең кирәклегеңне тоюдан да рәхәт нәрсә бар! Гаиләдә дә шулай бит, балаларга кирәк икәнсең, тормышның рәхәтен тоясың, яшисе килә, – ди ул. – Яшь буын илебез тарихын, Бөек Ватан сугышы истәлекләрен белергә тиеш бит”.
Шулай да бераз күңеле китек ветеранның. Ул бу турыда әйтми булдыра алмады. Узган ел ахырында районыбызның ике ветеранына Белоруссияне азат иткән өчен юбилей медальләре тапшырылды. Кызганыч, безгә билгесез сәбәпләр аркасында Белоруссияне азат итүдә катнашкан Николай Макаровка әлеге медаль эләкмәде...