Дүртесе – безнеке

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Конкурсантлар Минзәләдәге үз эшчәнлекләрен тагын да актив рәвештә дәвам итәр өчен әлеге чарадан күтәренке кәеф һәм искиткеч уңай хис- тойгылар, яңа идеяләр алып кайттылар.

 Алабугада «Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын- кыз күзлегеннән” рес- публика конкурсының зона этабы узды. Әлеге чарага Әгерҗе, Акта­ныш, Минзәлә, Мөслим, Балык Бистәсе, Алабу­га, Мамадыш, Менде­леевск, Тукай районна­рыннан конкурсантлар җыйналган иде.

Быел конкурстан иң көчлеләрен сайлап алу жюри өчен авыррак бул­ды, чөнки катнашучы­лар бар яктан да нык- лап әзерләнгәннәр иде.

 Безнең район конкур­сантлары да сынатмады­лар. “Хатын-кыз – Ана” номинациясендә – Илсөя Хәбибуллина җиңү яула­са, “Хатын-кыз – галимә” номинациясенә Рима Галимәрданова лаек булды.

Жюри “Игелекле йөрәкле ир-ат” номи­нациясен Фаил Саби­ровка бирде, ә “Ир-ат – лидер” булып Хәмзә Гыйләҗетдинов калды.

“Өченче буын герои­нясы” номинациясендә чыгыш ясаган Сәлимә Габдрахманова чыгышы бик тә үзенчәлекле һәм күңелле булды. Сәхнәдә аның белән бергә тату гаилә әгъзалары да чы­гыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International