Татар халкы дәүләтчелекнең тирән традицияләренә ия һәм бу хакта ул беркайчан да онытмады. Урта гасыр чорында Урта Идел буенда Идел Болгары – үз чоры өчен үсешкә ирешкән һәм чәчәк аткан ил барлыкка килә.
Монгол яулап алулары вакытында Европа һәм Азия киңлекләрендәге зур масштабка ия булган Алтын Урда империясендә татарлар билгеле бер урын алып торганнар. Соңрак, XV-XVI гасырларда, Татарстан территориясе Казан ханлыгының нигезен тәшкил иткән, ул күпмедер вакытка рус кенәзлекләре күз алдында Алтын Урданы алыштырган. 1552 елда ханлык Явыз Иван тарафыннан басып алынгач, үз дәүләтләрен торгызу идеясеннән читләшергә туры килә. 1917 елда Россия империясе таркалганнан соң гына әлеге идеяны тормышка ашыру мөмкин була.
1 нче Бөтенроссия мөселман съезды (1917 ел, май башы, Мәскәү) территориаль автономия турында резолюция кабул итә.
2 нче Бөтенроссия мөселман хәрби съезды (1918 ел, 8 гыйнвар, Казан) РСФСР составында Идел-Урал Штатын булдыру (бөтен Уфа губерниясе, Казан, Сембер, Самара, Оренбург, Пермь, Вятка губерналары) хакында резолюция төзи. Шул рәвешле, 7 млн халыктан торган зур дәүләт формалаштыру күздә тотылган. Каспий диңгезенә чыгу өчен Урал-Идел штаты составына Самара, Әстерхан губерналары территорияләрен кушу хакында да фикерләр булган.
Съезда Җыелыш һәм Совет Учредительләренә карата килешмәүчәнлек килеп туа һәм сул фракция съездан чыгып китә. Халык комиссарлары Советы кушуы буенча наркомнац Идел-Урал Штатына совет альтернативасы буларак Татар- Башкорт республикасы проектын эшләп чыгара. 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт Совет республикасының 2 нче варианты барлыкка килә. 1919 елның 13 декабрендә Үзәк комитетның политбюросы В.И.Ленин тәкъдиме белән әлеге вариантны кире кага. Карарда: “Көнбатыш халыкларының коммунистик оешмасының Бөтенроссия съездының күпчелек өлеше, Башкорт коммунистларының барлык вәкилләре Татар-Башкорт республикасын оештыруга каршы булуын исәпкә алып, аны оештырмаска. Татар коммунистлары тарафыннан Татарстан республикасын оештыру турында гариза керә икән, аны аерым карарга”.
Әлеге гариза үзен озак көттерми. 1920 елның 26 гынварында Үзәк комитетның политбюросы Татар социалистик совет республикасы оештырылуын хуплый. Шул ук вакытта республиканың чикләрен билгеләр өчен комиссия төзелә. Март аенда Татарстан автоном республикасы турында Положение проекты әзер була.
Политбюро Татарстан республикасы чикләре турындагы мәсьәләне җентекләп өйрәнер өчен комиссия төзи. Әлеге комиссия эшен бер атнада төгәлләргә тиеш була.
РКП Үзәк комитеты җитәкчелегендә уздырылган, күп көч таләп иткән хезмәттән соң, 27 май көнне ВЦИК һәм комиссарларның Совет наркомы Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү хакында декрет кабул итә. Декретка СНК рәисе В.Ленин кул куя.
Элекке Казан губернасына кергән 12 уезддан ТАССР эченә Казан, Лаеш, Мамадыш, Свияжск, Чистай, Тәтеш, Спас уездлары кергән. Спас уездының 17 волостеннан ТАССРга Жидяевск һәм Юрткуль волостьлары кермәгән. ТАССРга кермичә элекке Казан губернасына кергән Козмодемьянск, Краснококшайск, Цивильск, Чебоксар, Ядринск һәм Алабуга уездлары кала.
Соңрак, ТАССР ревком карары нигезендә, республиканың бөтен территориясе 10 кантонга бүленә: Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Свияжск, Спас, Тәтеш, Чистай. Кайбер кантоннар ТАССР составына күрше губерналардан кергән уездлар һәм волостьлар базасында оештырылалар.
Татарстан территориясендә якынча 3000 мең кеше яшәгән, шуның күпчелеген авылда яшәүчеләр тәшкил иткән. Шәһәр һәм авыл кешеләре арасындагы зур аерма халыкның күпчелек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүе турында сөйли.
ТАССРда авыл хуҗалыгы – җир эшкәртү белән шөгыльләнүдән тыш, терлекчелек тармагы да зур үсешкә ирешкән. Шулай ук республиканың нормаль үсеше өчен кирәк булган икътисадый факторлар да исәпкә алына. ТАССР оешу хакында декрет кабул ителгәч, республикада хакимият органнары оештыру буенча эшләр башланып китә. Татар Совет республикасының 1 нче съезды чакырылышына кадәр хакимлек итү Вакытлы революцион комитетка (ВРК) йөкләнергә тиеш була. ТАССРның ВРК составы 8 июнь көнне РКП Үзәк комитетының Политбюро утырышында тикшерелә һәм рәсми рәвештә 1920 елның 10 июнендә раслана.
ТАССРның вакытлыча революцион комитеты рәисе итеп С.Саид-Галиев раслана, комитет әгъзалары И.Ходоровский, К.Хәкимов, А.Бочков, К.Мухтаров һәм башкалар була.
Татьяна МУСИНА,
туган якны өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре