ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе

Гадәтләнгән традиция буенча, кулланучылар оешмасының Халыкара Федерациясе 15 март – Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнендә – билгеле бер тематика билгели. Агымдагы елда бу көн “Кулланучының сәламәт туклануга хокукы” дигән девиз астында узачак. Шул рәвешле Кулланучыларның хокукларын яклау көнне төп игътибар туклану продуктларына юнәлдереләчәк. 

 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе районнар өчен "кайнар телефон челтәрләре" булуы турында мәгълүмәт бирә.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
26 февраль көнне,  шәһәрнең краеведческий музеенда  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  «Умники и умницы» дигән интеллектуаль уен  узды.

28
февраль, 2015 ел
шимбә

Район күләмендә башка җирлекләр белән чагыштырганда әлләни зур булмаса да, гаять бай тарихкаь ия Тауасты Байлар җирлеге үзенең тырыш эшсөярләре, үрнәк хезмәтләре белән данлыклы.

Гимназиядә укучы балаларыбыз 1 нче сыйныфта укыганда ук “Уен” бию ансамбленә йөри башладылар. Без, ата-аналар моны бик шатланып кабул иттек. Роза Александровна балалар белән бөтен көчен, вакытын кызганмыйча шөгыльләнә. Әле беренче тапкыр гына бию хәрәкәтләре ясарга өйрәнгән сабыйларыбыз бию дөньясына тиз кереп киттеләр. Нәтиҗә дә озак көттермәде: узган уку елының май аенда “Уен”га йөрүче балалар безгә концерт күрсәтте. 1 нче сыйныфта укучы балаларыбызның чыгышларын гаҗәпләнеп һәм горурланып карап утырдык.

21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм беренче тапкыр гына билгеләп үтелми. Туган тел – ул фикерләр образы да, халык мәдәнияты да. Минзәләлеләр нинди телне туган тел дип саныйлар соң, бернинди акцентларсыз сөйләшә алалармы, аны саклап калу өчен нәрсә эшлиләр?

Халыкта «дача амнистиясе» дип аталган шәхси торак төзелеше объектларына хокукларны гадиләштерелгән тәртиптә дәүләт теркәве срогы тәмамлануга санаулы көннәр (2015 елның 1 мартында) калып килгәндә халык арасында әлеге закон тагын озынайтыла икән сүзләр йөри башлады.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ОРЗ белән грипп кеше өчен җитди инфекцияләр булып кала бирәләр. Районда кискен респиратор авыруы белән авыручылар саны күбәйде.

– Җирдә эшләргә телибез, – дип былтыр районнан берничә кеше грант алырга теләк белдергән булган. Татарстан хөкүмәте субсидияне җирдә эшләү тәҗрибәсе, күрсәтерлек эшләре булган Айрат Бариевка гына биргән.

Юртау, Коноваловка авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыенында авыл хуҗалыгы производствосына, аерым алганда, сөт җитештерүгә, хезмәт хакына кагылышлы мәсьәлә төп урынны алып торуы юкка түгел. “Сөт иле”- “Минзәлә” агрофирмасының хезмәт хакы буенча бурычы өч миллион сумнан артып китә, ә сөт өчен 1 млн 649 мең сум аласылары бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International