Ризыгың ашарга яраклымы?

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Гадәтләнгән традиция буенча, кулланучылар оешмасының Халыкара Федерациясе 15 март – Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көнендә – билгеле бер тематика билгели. Агымдагы елда бу көн “Кулланучының сәламәт туклануга хокукы” дигән девиз астында узачак. Шул рәвешле Кулланучыларның хокукларын яклау көнне төп игътибар туклану продуктларына юнәлдереләчәк.

Әлеге теманың халык өчен бик тә актуаль булуын һәм продуктларның кеше сәламәтлегенә зыян китермәүне күздә тотып, гражданнарга продуктлар сатып алганда игътибарлы булырга чакырабыз. Бигрәк тә кап тышын­да язылган мәгълүмат белән җентекләп танышырга кирәк. Анда товарның исеме, җитештерүченең исеме, адресыннан тыш, продуктның составы, датасы, сакла­нылу вакыты һәм шартлары, әлеге продуктны куллан­ганда, аннан ризык әзерләгәндә билгеле бер таләпләр үтәлергә тиеш икән, әлеге таләпләр шулай ук кап ты­шына язылырга тиеш, генетик модификацияләнгән организмнар булу-булмау хакында мәгълүмат ачык күрсәтелергә тиеш.

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан атна дәвамында сәламәт туклану тема­сына багышланган түгәрәк өстәлләр, семинарлар узды. 13 март көнне, 15 сәгатьтә «Тәмле» супермаркетында үзебездә җитештерелгән продукциягә дегустация уза.

Кулланучыларның хокукларын яклау буенча Чаллы­дагы “кайнар линия” телефоны 8 (8552) 71-43-03, e-mail: chelny@tatzpp.ru, Минзәләдәге телефон 3-20-51.

Ләйсән ФАТЫЙХОВА,

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территори­аль органы контроль инспекция бүлегенең Минзәлә райо­ны буенча әйдәп баручы белгече

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International