Юртау, Коноваловка авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыенында авыл хуҗалыгы производствосына, аерым алганда, сөт җитештерүгә, хезмәт хакына кагылышлы мәсьәлә төп урынны алып торуы юкка түгел. “Сөт иле”- “Минзәлә” агрофирмасының хезмәт хакы буенча бурычы өч миллион сумнан артып китә, ә сөт өчен 1 млн 649 мең сум аласылары бар.
Әле Яңа ел алдыннан гына биредәге “Сөт иле “Минзәлә” филиалы директоры булып эшли башлаган Илдус Саубанов җыенда ясаган чыгышында бөтен проблемаларны ачып салды. Иң беренчесе – яшь терлекләрнең сакланышы. Шуны күздә тотып, терлекчелек торакларын ремонтлау, төзекләндерү буенча район башлыгы Айдар Салахов тәкъдиме белән хуҗалыкларда кертелгән өмәләр шушы җирлектәге Юртау сөтчелек фермасында да үткәрелде. Моның яңа туган бозауларның сакланышына, димәк, маллар санын арттыруга этәргеч бирәчәген әйтеп үтте. – Моңа кадәр үгез бозауларны да уңга-сулга тараттык, хәзер алар үзебездә үстереләчәк, дип Дусай Кичү авылында ремонтланган тораклар булуы, симертүдәге малларны шунда туплаячаклары турында әйтте.Тагын бер проблема – хезмәткә түләү буенча җыелган бурыч.
– Декабрьның яртысын кап- лап киләбез. Хезмәт хакы буенча тиешле режимга язгы айларда керербез дип уйлыйм, – диде ул мәсьәләгә ачыклык кертеп.
Көнлек савым түбән. Дөрес, соңгы көннәрдә сизелерлек күтәрелеш бар, ләкин ул барыбер район күрсәткеченнән ким. Әйтик, Юртау бүлекчәсендә – 9,0, Мәлкәндә 7 килограммнан аз гына күбрәк, фәкать “Якты юл” бүлекчәсендә генә ул район күрсәткеченнән югары. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда да көнлек савым кимрәк филиалда. Район башлыгы Айдар Салахов та бу уңайдан борчылуын белдерде, республика буенча бер сыердан савымның 12 килограммнан артык булуын әйтеп, аларга бурычлар куйды.
Югыйсә, потенциал бар биредә. Авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров әйткәнчә, бистәдә яшьләр күп. Хезмәткә яраклы 220 кеше исәпләнә. Рес- публика программаларының Юртау бистәсендә байтагы чагылыш тапкан. Биредә сигез күпфатирлы йорт бар. Узган ел Лесная урамындагы күпфатирлы йортта капремонт төгәлләнгән, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча 10 фатирлы йорт төзелгән (йорт яны территориясендә балалар мәйданчыгы булдырылачак, 500 мең сумга уен комплексы кайтарылган). Урамнарны яктырту программасы да үтеп кергән бистәгә: 17 яктырткыч лампа урнаштырылган. Ике яшь гаилә узган ел дәүләт программасы буенча йорт төзеп кергән, быел шул программа буенча тагын ике гаилә документлар пакеты җыя. Соңгы елларда бистәдә тулы бер урам – Яшьләр урамы хасил булуы да бик күңелле вакыйга. Шушы урамда юл төзү, коммуникацияләр кертү буенча эшләр башкарылуы да дәүләт, район җитәкчелеге тарафыннан авыл халкына никадәрле игътибар булуын күрсәтеп тора. Авылны үстерүдә производствоның мөһим роль уйнавы билгеләп үтелде. Ләкин авыл хуҗалыгында эшләргә атлыгып торучыларны табуы авырлашкан. Филиал җитәкчесе Илдус Саубанов Юртауда да, Коноваловка авыл җирлегендә узган җыенда да шушы мәсьәләне күтәреп чыкты. Бүгенге көндә филиалга 17 киң профильле механизатор таләп ителә. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу җиңел булмаячак, чәчүлек җирләренең көздән 32 проценты гына эшкәртелүе дә үзен сиздерми калмас, диелде җыелышта. – Югыйсә, тырышып эшләгән- дә хезмәт хакы да аз түгел. Яхшы күрсәткечләргә ирешүче терлекчеләрнең айлык хезмәт хакы 20 мең сум тәшкил итә. 30 мең генә түгел, сезон вакытында 70шәр мең сум хезмәт хакы алып эшләргә мөмкинчелек бар игенчелектә дә, терлекчелектә дә, – дип сөйләде филиал җитәкчесе.
Коноваловка авыл җирле- геннән әлеге агрофирма бүлекчәләрендә эшләүчеләр күп булмаса да, тырышып хезмәт куючыларның исемнәре атап үтелде. Болар сыер савучыларГалина Бокова, Александр Николаев, Василий Винокуров, тракторчы Андрей Боков, ветсанитар Мөршидә Камалиева, ветеринария табибы Михаил Вышенский, бозау караучы Галина Комендант, Мәзлүмә Газизова, эретеп ябыштыручы Виктор Лебедев, җәйгелектә нык булышкан Раиса Хәбирова. Биредә дә эшлим дигән кешегә бөтен шартлар тудырылуы, әйтик, Юртау бүлекчәсенә көнгә ике тапкыр вахта йөреп торуы турында әйтелде. Тагын бер яңалык: җәйгелектә Коноваловкадагы җәйге лагерьга таналар китереләчәк.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә кагылышлы фикерләрен җиткерү белән беррәттән, авылларны саклауга юнәлдерелгән программалар турында сөйләгәндә район башлыгы Айдар Фәслахович авылда эшкә керешкән яшь белгечләргә кызыксындыру чаралары булуы турында да әйтте:
– Югары уку йортын тәмамлап эшкә керешкән яшь белгечкә дәүләт тарафыннан 100 мең сум, урта махсус уку йортын тәмамлаучыга 50 мең сум, моннан тыш бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәмә рәвештә 5әр мең сум бирү каралган. Өстәвенә авылда йорт төзергә уйласа да, моның буенча төрле дәүләт программалары бар, – диде ул.
акцент
Район башлыгы Айдар Салаховның авыл эшчәннәре алдына куйган бурычы мондый:
– Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруга ирешергә. Район буенча бүгенге көндә һәр сыердан уртача 9,5 литр сөт савып алына, акча булсын өчен производство кирәк, кимендә 14 литр сөт саварга, 700 грамм артым алырга кирәк.
Юртау авыл җирлегеннән Хамматовлар гаиләсе минзә- ләлеләргә яхшы таныш, чөнки әлеге гаилә районда үткәрелүче бер генә ярминкәдә дә катнашмый калмый, үз ихаталарында үстерелгән терлек ите сата.
Ирек үзе күп еллардан бирле “Мензелинскагрохимсервис”ААҖдә механизатор булып эшли, хатыны Нәфисә “Сөт иле-Минзәлә” филиалындагы пекарняда ипи пешерә.
– Хамматовлар гаиләсе үз ихаталарында 7 баш мөгезле эре терлек, 15 баш сарык асрый. Узган елгы ярминкәдә 11 центнер бозау ите саттылар. Уллары Эльвир, Илнар, Илсаф та хезмәт сөючән, кечкенәдән үк эшләп үстеләр, – ди алар хакында Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров.
Табыннар муллыгы өчен үзләреннән шул рәвешле өлеш кертүче әлеге гаиләгә район башлыгы Айдар Салахов Рәхмәт хаты тапшырды, “Мондый тырыш кешеләргә мактау һәм хөрмәт” дип, эшләрендә уңышлар теләде.