– Җирдә эшләргә телибез, – дип былтыр районнан берничә кеше грант алырга теләк белдергән булган. Татарстан хөкүмәте субсидияне җирдә эшләү тәҗрибәсе, күрсәтерлек эшләре булган Айрат Бариевка гына биргән.
Тугыз ел элек фермерлыкка күчкән Айрат бүген Воровский бистәсендәге элекке хуҗалыкның ташланган ике дуңгыз торагын һәм 100 гектар җирен рәсмиләштереп, үз көенә эшләп ята. Эшенең әҗереннән канәгать, дүрт кешене эшле иткән, Изыскательләр бистәсен сөт, ит белән тәэмин итеп тора. Күңеле көр аның бүген.
– Грант акчасына үземнең запасларны да кушкач, корпусны симертү өчен үгезләр белән тутырдым. Үстергән ашлык, печән, салам җитәрлек, сыерларга силос, сенажны сатып алам, – ди ул.
Билгеле, үткән гасыр урталарында төзелгән биналар кеше алып килеп күрсәтеп йөрерлек түгел, әмма тирә-юньдәге ташландыклары арасында аларда җанлылык бар. Тулы бер гаиләсен туендыру өстенә, аларга үз хезмәтләре белән райондашлар табынына продукция җитештерү мөмкинлеге туган.
Айрат, җае чыкканда җир алып, хәзер шуны арендага биреп яшәүче түгел. Агроном буларак, җирне кадерләп эшли. Әйе, ашлама, ягулык өчен хөкүмәттән әллә нинди субсидия алмый. Әмма чәчү әйләнеше өчен мәҗбүри булган аның парга калган җире дә, көзге культуралары да бар.
Айрат Бариев:
– Былтыр көзге культуралардан алган уңыш малларны ризыклы итте. Табигать көйсезлекләре арпасыз калдырды дисәң дә була. Шуңа быел арпаны ике срокта - бик иртә һәм соңарып калып чәчеп карыйм әле.
– Биредә техника бик аз күренә.
– 100 гектар өчен кыйммәтле комбайн тоту дөрес түгел. Үземнең ике Белорусым бар. Бик кирәк булса ДТ-75 не кабызам. Арендага алып эшләү отышлы. – Сыерларың 10 баш кына. Арттырырга исәп юкмы соң?
– Юк. Тәҗрибәле, өлкән яштә булса да тырышып эшләүче Мәдинә Мөхәммәдиева күбрәк тә сыер сава билгеле. Алардан алган сөтне урнаштыру кыенлаша. Заводлар бездән арзан хакка алалар. Туган бозауларны әйбәтләп үстереп, көтүне яңартып торып була. Минем көненә 25 кило сөт бирүче бер-ике сыерым бар инде. Бозауларны районда кергән технология буенча ашатам. Үгез сатып алганда Радиктан күреп кайттым. Үгезләрне 18-20 айда суярлык итеп симертәм. Мал санын арттыра башласаң, җир кирәк. Аны алу бик җиңел түгел. Печән, фураж сатып алып симертү исә, уйнап утыру белән бер ул. Файдасы калмый. – Продукциягез Изыскатель- ләр бистәсендәге кибет аша китәме?
– Кыш көне шуннан. Җәйгә таба, сөт арта башлагач, шәхси клиентларыбызга турыдан-туры да чыгабыз.
Кибетләрендә дә булдым мин аларның. Гаиләнең бөтен исәп- хисабын алып баручы хатыны Наилә кибетче дә икән.
– Сөтне чират торып көннең беренче яртысында ук алып бетерәләр. Бер баш үгез атна ун көнгә җитә. Танышыбызның дуңгыз итен дә сатабыз. Кондитер ризыкларын да алалар, - диде Наилә.
Әңгәмә вакытында Айратка тагын бер соравымны бирми калдыра алмадым.
– Колхоз җитәкчесе булып эшләү җиңел идеме, әллә биредә кызыкмы?
– Алай туры бәреп сорама инде син, кеше укыячак бит. Әмма чын күңелдән әйтәм, 9 ел элек ялланып эшләүче статусыннан котылуыма бер дә үкенмим. Өстән кушканны көтеп утырмыйсың, әмма кабул иткән карар өчен үзең җавап бирәсең. Биредә хокук күбрәк.
Әйе, мөстәкыйль булу җаваплы. Бюрократия сиңа булышам дип тормый, бит. Әмма эшләсәң, һәм дәүләт программалары хакында үзең кызыксынып торып, грантлар алу өчен актив катнашсаң - яшәргә була. Әйе, бүгенге халәтем – яшәү рәвешем.
Шундый халәттә яшәвен ул әлегә 60 яшькә кадәр планлаштырган. Исән-сау булса, перспективалар өметле булса, эштә туктамаячак әле ул. Аның кебек тормышның ачысын- төчесен татыган, эштән сусамаганнар беркайчан да югалып калмый. Комачауламыйча, җайлап юл күрсәтелсә, бүген мөстәкыйльләр артачак. Кече бизнеска ярдәм дип сөйлибез икән, авыл җирендә иң беренче чиратта фермерлар, гаилә фермалары күздә тотылсын иде.
сан
Фермер кибетендә итнең бәясе – 275, ә сөтнеке 33 сум тора. Җәй көне, сөт күбәйгәч, каймак, эремчек тә алырга була.