Район күләмендә башка җирлекләр белән чагыштырганда әлләни зур булмаса да, гаять бай тарихка ия Тауасты Байлар җирлеге үзенең тырыш эшсөярләре, үрнәк хезмәтләре белән данлыклы.
– Һич тә зарланып булмый, соңгы елларда төрле программа кысаларында бездә күп нәрсә эшләнде. Узган елда җирлектә 3 млн 600 мең сум кредит алынды. Мисал өчен, Лотфуллиннар зур гына суммада кредит алып, ферма төзи башлады. Билгеле булганча, хәзер
бу өлкәдә вәзгыять катлаулы, – диде үз чыгышында җирлек башлыгы Илшат Мәүҗиев. Җирлектәге өч авылда бер меңнән артык кеше яши. Авыл шәһәргә якын урнашканлыктан, халыкның байтагы читкә китеп эшли, авыл хуҗалыгында, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә аз түгел. Җирлек эшмәкәр Язкәр Биҗановның ярдәмен тоеп яши, бәйрәмнәр, башка чаралар уздырганда башка эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Дәвектә Язкәр Биҗанов 100 башлык сыер фермасын эшләтеп җибәрергә җыена. Җир салымын җыю планы 100 процентка үтәлгән. 1058,4 га җире булган КФХ “Илнур”яхшы эшли. Шәхси
эшмәкәрләрдән Фәнис Мәрданов сарыклар асрый, киләчәктә атлар да алырга җыена.
– Терлек азыгы әзерләү өчен техника ярдәмендә күмәкләшеп эшләргә, шәхси хуҗалыкларга да җитәрлек итеп әзерләүне максат итеп куярга кирәк, – диде җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов. – Үзара салым программасын сезгә дә кертеп җибәрергә кирәк. Зур эшләр башкарып булмаса да, төзекләндерү, чишмәләрне чистарту кебек эшләргә сарыф итәргә кирәк. Җирлектә Дәүләт торак фондыннан “Арендага торак” программасы буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгеч өчен бер йорт төзеләчәк.
– Районда егермегә якын карьер исәпләнә, юлларга щебенка җәю, башка төзелеш максатларында файдалану өчен аларның һәркайсын рәсмиләштерергә кирәк. Җирлектә бер чакрымга якын юл салынган, ул 1
млн сумга төшкән. Дәвектә яңа фельдшер-акушерлык пункты салу өчен дә, ферма эченнән дә юллар кирәк. Аз чыгымнар белән киңәшләшеп, җайлы итеп эшләргә кирәк, – бу бүгенге көннең шигаренә әверелергә тиеш,
– Айдар Салахов һәр очрашуда кабатлаган әлеге фикерләрен биредә дә әйтте.
– 35 урам яктырткычы куелды, быел Дәвектә дә бу эшне башкарырга уйлыйбыз. 300 метр су үткәрелгән, өйләргә дә кертәсе бар, – диде җ ирлек башлыгы Илшат Мәүҗиев. Бу авыл җирлеге Минзәләдә генә түгел, Чаллыда да уздырыла торган ярминкәләрдә бик актив катнаша. Халык авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәргә илтеп сата.