21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Әлеге бәйрәм беренче тапкыр гына билгеләп үтелми. Туган тел – ул фикерләр образы да, халык мәдәнияты да. Минзәләлеләр нинди телне туган тел дип саныйлар соң, бернинди акцентларсыз сөйләшә алалармы, аны саклап калу өчен нәрсә эшлиләр?
Любовь Лаврентьева:
– Туган тел – халыкның иң кыйммәтле байлыгы, нәкъ менә ул кешелек иҗатының чагылышы, бөтен нәрсә туган телдән башлана. Минем туган телем – рус теле. Мәктәптә немец телен өйрәндем, аны мәктәп программасында өйрәнә алган хәтле генә беләм. Туган тел безгә сөйләшер, аралашыр өчен, тарихыбызны белер өчен кирәк. Үз туган телеңне саклап калу өчен бер урында гына таптанмыйча, үз белемеңне күтәрү өстендә эшләргә, күп укырга кирәк.
Илсөя Хәбибуллина:
– Минем туган телем – татар теле. Татарча яхшы беләм, матур әдәбиятны укырга яратам. Ләкин, мисал өчен, “Сөембикә” журналындагы текстларда кайбер сүзләрне аңламыйм, чөнки татар телендәге аз кулланылыштагы сүзләрне файдаланалар. Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсенә төшенерөчен сүзлекләргә мөрәҗәгать итәм. Мондый сүзләр минем сүзлек запасында күбәйгәннән күбәя баралар. Туган тел аралашыр өчен, дөньяны, әйләнә-тирәбездәге вакыйгаларны аңлар өчен кирәк. Тагын ике тел – француз һәм немец телләрен беләм. Туган телне саклап калу өчен балалар кечкенәдән үк гаиләләрендә татарча аралашырга тиеш.
Ландыш Юдина: – Татар булуыма карамас- тан, туган телем итеп рус телен саныйм. Шушы телдә уйлыйм, язам, аралашам. Кызганычка каршы, татар телендә сөйләшмим. Минем өчен рус теле ул – бөек шагыйрьләр һәм язучылар, меңәрләгән уникаль һәм искиткеч китаплар, җанга үтеп керердәй җырлар, фидакарь кешеләр, беренче әйтелгән сүз
Наилә Сәлимгәрәева:
– Туган телем – татар теле. Ана телен балалар да белсен өчен алар белән кечкенәдән үк туган телдә аралашырга кирәк. Үз телләрен саклап калган гаиләләрне мин яхшы беләм. Алар өйләрендә саф татарча сөйләшәләр, баштарак моңа бераз гаҗәпсенеп карый идем. Минзәләдә халык үз телен сак- лауга бик игътибар итми дип уйлыйм.
Мин үзем Буадан, монда 43 елдан артык яшим. Мин туып үскән гаиләдә татар телендә генә сөйләшү гадәткә кергән иде. Улым белән Буа якларына кунакка кайтканда, мин аңа: ”анда берәү дә рус телен белми” дип кисәттем. Ул бер ай эчендә матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнде.