Халыкта «дача амнистиясе» дип аталган шәхси торак төзелеше объектларына хокукларны гадиләштерелгән тәртиптә дәүләт теркәве срогы тәмамлануга санаулы көннәр (2015 елның 1 мартында) калып килгәндә халык арасында әлеге закон тагын озынайтыла икән сүзләр йөри башлады.
Без әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы Елена Николаевна КӘЛИМУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә «дача амнистиясе»нә кагылышлы түбәндәге яңалыклар турында сөйләде.
– Моңа кадәр гамәлдә булган «дача амнистиясе» шул ягы белән уңайлы булды: шәхси торак төзелешенең тәмамланган объектларына булган хокукны җир участогына хокукны билгеләүче документлар нигезендә генә дә теркәү үткәреп була иде. Әмма 2015 елның 20 гыйнваренда РФ Дәүләт Думасының гражданлык, җинаять эшләре, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников Дәүләт Думасына «дача амнистиясе»нең гамәлдәге срогын 2018 елның 1 мартына кадәр озынайту турындагы закон проектын кертте. Депутат проектка өстәлгән аңлатмасында гражданнарның җиргә, йортка, дачага булган хокукларын гадиләштерелгән теркәү мөмкинлегеннән актив файдаланулары хакында әйтә. Бу чыннан да шулай, «дача амнистиясе» старт алганнан бирле (2006 елның 4 сентябреннән башлап) гадиләштерелгән схема буенча безнең районда гына да 6199 күчемсез милек объекты теркәлде.
Минем фикеремчә, закон проекты кабул ителер дип уйлыйм һәм минзәләлеләр тагын өч ел үз йортларына хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә терки алачаклар, нәтиҗәдә гражданнар объектларын эксплуатацияләүгә кертүгә рөхсәт алу өчен вакытларын һәм матди чыгымнарын янга калдырачаклар.
Шул уңайдан түбәндәге мөһим хокукый аспектларны искә төшереп үтәсе килә. Беренчедән, РФ Җир Кодексы тарафыннан җир участогы нинди максатларда файдалану билгеләнгән булса, шул максатларда гына файдалану каралган. Бу шәхси торак йортлар шәхси торак төзелеше яисә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен (әгәр участок шушы торак пункт чикләрендә урнашкан булса) билгеләнгән җир участокларында гына төзелергә тиеш дигән сүз. ИЖС объектларын башка максатлар өчен билгеләнгән җирләрдә, шул исәптән бакча һәм дача участокларында төзү закон бозу булып санала. Икенчедән, РФ шәһәр төзелеше кодексы (51 маддә) нигезендә, төзелешкә, шул исәптән шәхси торак йорты төзелеше башкаруга рөхсәт алу таләбе куелган һәм ул «дача амнистиясе»нең гамәлдә булу чорына бәйле түгел. Шуңа күрә йорт төзергә керешкәнче, төзелешкә рөхсәт алу өчен вәкаләтле органга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югыйсә әлеге күчемсез объектны файдалануга керткәндә рөхсәт алганда проблемалар туарга мөмкин. Бу таләпләр үтәлмәгәндә, теге яки бу корылма үз белдегең белән төзелгән корылма булып санала.
акцент
Закон проектын эшләү- челәр фикеренчә, «дача амнистиясен» озынайту шәхси торак төзелеше объектларын гражданлык әйләнешенә кертүгә, әлеге объектларның базар әйләнешендә үтәкүрен- мәлелегенә стимул буларак хезмәт итәчәк һәм шәхси торак секторын үстерү динамикасына уңай йогынты ясаячак. безнең өстәмә
Торак йорт, башка төзелеш, корылма яки башка күчемсез мөлкәт законда яки башка хокукый актларда каралган тәртиптә шушы максат өчен бүлеп бирелгән җир участогында салынмаса, яки моңа тиешле рөхсәт алынмаган килеш төзелсә, ул үз белдегең белән төзелгән корылма дип санала.Мондый корылмаларга хокук суд белән танылырга мөмкин (РФ Гражданлык кодексының 222 нче маддәсе).
«Дача амнистиясе» старт алганнан бирле (2006 елның 4 сентябреннән башлап) гадиләштерелгән схема буенча Минзәлә районында 6199 күчемсез милек объекты теркәлде.
Флүрә МУСИНА