ОРЗ эпидемия чигенә җитмәгән

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

ОРЗ белән грипп кеше өчен җитди инфекцияләр булып кала бирәләр. Районда кискен респиратор авыруы белән авыручылар саны күбәйде.

Ләкин районда грипп эпидемиясе юк.

Авыручыларның саны февральнең беренче атнасыннан күтәрелә башлады. Гыйнвар башыннан район үзәк хастаханәсе тарафыннан ОРЗ белән авырулары хакында укучыларга 600 белешмә бирелгән. Әлеге авыру белән 1 нче мәктәптән –222 бала, 2 нче мәктәптән – 112, 3 нче мәктәптән – 69, гимназиядән – 10 бала авырган. Ике атна эчендә ОРЗ белән өлкәннәр арасында 100 кеше чирләгән. Авыручыларның 70% ы вакцина ясатмаган. Хастаханәнең балалар бүлекчәсенең ста ционарында пневмониядән 5 бала дәваланган, шулай ук алар да грипптан вакцина ясатмаган булганнар.

Гүзәл Шестакова, район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты:

– Авыру чыганагы булган бүлмәдә махсус профилактик чаралар үткәрергә кирәк: дымлы чүпрәк белән бүлмәне җыештыру, савыт-сабаларны составында хлор булган компонентлар белән юу, маска киеп йөрү, өйдәге бүлмәләргә суган һәм сарымсак (фитонцидлар) куеп чыгу, кулларны еш юу, борын куышлыгын юдырту. Үздәвалану белән шөгыльләнергә ярамый, авыруның беренче билгеләре күренү белән хастаханәгә мөрәҗәгать  итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International