ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты хакында тулырак мәгълүмат туплау максатыннан шагыйрь музеена сәяхәт кылдылар.

Музей директоры Алсу Григорьева һәр экспонатка, фотосурәтләргә аерым тукта­лып, кызыклы мәгълүматлар җиткерде, мавыктыргыч ва­кыйгалар сөйләп, балаларны дәһшәтле сугыш елларына алып кереп китте. Укучылар булган белемнәрен яңарту өстенә яңа мәгълүматлар ту­пладылар. Музей кечкенә генә булса да, ул бик бай һәм эчтәлекле. Әлеге сәяхәтебез укучылар күңелендә матур хисләр калдырды, балаларга өстәмә белем туплауда һәм шагыйрь турында күзаллау бул­дыруда зур этәргеч булды, дип хәбәр итә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Галиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International