САНКТ-ПЕТЕРБУРГКА СӘЯХӘТ

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Кышкы каникул вакытында Югары Тәкермән мәктәбе укучылары директорлары Флүрә Гәрәева җитәкчелегендә Санкт-Петербургка экскурсиягә бардылар.

7 көн буена балалар мавык­тыргыч дөнья эчендә кайна­дылар. Укучылар Кортъярд Марриотт отелендә яшәделәр, ә анда алар телеэкран йол­дызлары булган Гоша Куцен­ко һәм Владимир Стеклов белән очраштылар. Эрмитаж­да, Кунсткамерада, Петро­павловск крепостендә, Петр Румянцев-Задунайский йорт- музеенда, Петр 1нең җәйге резиденциясендә – Петергоф, океанариум, Казан соборын­да булу – балалар күңелендә әйтеп бетергесез зур хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International