Яңа канун нигезендә бурычлы юридик затка таләпләр тулаем алганда бурычы 300 мең сумнан ким булмаган, бурычлы гражданинга 10 мең сумнан ким булмаган очракта банкротлылык эше буенча производство арбитраж суд тарафыннан кузгатылырга мөмкин.
Александр һәм Марина Федотовлар гаиләсе 1 март көнне Сугышчы- Интернационалистлар урамындагы яңа йортка күчтеләр. Моңа кадәр гаилә Роза Люксембург урамындагы авария хәлендә булган 43 нче йортның 3 нче фатирында яшәгән. Элеккеге фатирларының мәйданы 35 кв.м булса, яңа йортларының мәйданы 60 кв.м. Йортлары янәшәсендә 10 сутый җир участогы да бар. Авария хәлендәге торак шартлары турында Александр болай дип искә ала: – Йортыбыз үзәк котельнядан җылытыла, йорт иске булгач, фатирда салкын була һәм без мичкә утын ягарга мәҗбүр була идек. Суга да кыенлык кичердек, суны урамдагы колонкадан ташыдык, соңрак йорты- бызда яшәүчеләр белән күмәкләшеп су керттек.