Гимназиядә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының район этабы узды. Бәйге Рәзил Вәлиевның “Сез кайсы халыктан дисәләр, Батырлар исемен атадым” дигән сүзләре белән аталган иде. Укучылар ике төркемгә, рус һәм татар мәктәпләрендә укучы- ларга бүленеп тыңландылар.