Гимназиянең 3 нче, 7 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Тәкыя Саматова белән очрашуга бардылар. 92 яшьтә булуга карамастан, ул әле дә яшьләр белән рәхәтләнеп очраша, сөйләшә. Тәкыя апа Бөек Ватан сугышы вакытында Украинада фа- шистларга каршы көрәшкән. Тормыш иптәше мәрхүм Хәбиб ага Гыйльфанов та Бөек Ватан сугышы ветераны була. Алар икесе дә батырлыклары өчен бик күп медальләр белән бүләкләнгәннәр. Тормыш иптәше белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Сугышта күргән авырлыклары, дәһшәтле еллар турында сөйләгәнен тыңлап, вакыт үткәнен дә сизми калганбыз. Зур сынаулар узган ветеранның чыгышын укучылар йотлыгып тыңладылар.