23-24 март көннәрендә шәһәребезнең 1 нче урта мәктәбендә “Татарстан Республикасының ел укытучысы-15” республика конкурсының зона этабы үткәрелә. Безнең зонада 5 район катнаша: Яр Чаллы шәһәре. Тукай, Менделевск, Актаныш, Минзәлә районнары. Укытучылар дәрес фрагментлары һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр.
Әтрәклеләр соңгы елларда ит һәм сөт җитештерүдә зур “сикереш” ясады. 2010 елда – уртача көнгә – 4100, 2011дә – 5160, 2012дә – 5535, 2013тә – 6201, 2014 елда 7500 килограмм сөт җитештергәннәр.