24 март көнне, 10 сәгатьтә, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча муниципаль район гражданнарын кабул итәчәк. Мөрәҗәгатьләрне нәтиҗәле карау максатыннан очрашуда прокуратура, суд приставлары, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау органнары, районның балигъ булмаганнар эше буенча комиссия вәкилләре дә катнашачак. Мәртәбәле кунак мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасындагы учреждениеләрдә дә булачак.