Радик Фәттахов: коллективыма рәхмәтлемен

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Әтрәклеләр соңгы елларда ит һәм сөт җитештерүдә зур “сикереш” ясады. 2010 елда – уртача көнгә – 4100, 2011дә – 5160, 2012дә – 5535, 2013тә – 6201, 2014 елда 7500 килограмм сөт җитештергәннәр.

Язны каршылаганда әтрәклеләр җәйләү чорында тагын да күбрәк продукция җитештерү максаты белән эшли. Алар үзләрендә үстерелгән таналарны америка спермасы һәм европа ысулы беләп ясалма орлыкландыралар. Шуның нәтиҗәсендә токымлы маллар санын ишәйтү хисабына хуҗалыкта сөт җитештерүне арттырганнар. – Шуңа күрә хуҗалыкта гына түгел, шәхси хуҗалыкларга да өстенлекле ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Авылыбызда эшләүче кешеләргә кичектереп түләү шарты белән бозаулар, таналар бирәбез. Аграр җитештерүдә үсеш бар икән, аны инде хуҗалыгыбызның, крестьян ихатасының иминлек билгесе итеп кабул итәргә кирәк, – ди хуҗалыкның баш зо- отехнигы Айдар Гыйльмуллин. “Заиковский” хуҗалыгы – районыбызда иң күп сөт җитештерүчеләрнең берсе. Биредә 1600 гә якын мөгезле эре терлек асрала, шуның 560 башы савым сыерлары.

Районыбызда җитештерелгән сөтнең 17 проценты әтрәклеләргә туры килә. Биредә көненә һәр сыердан 18,2 килограмм сөт савып алына. Хуҗалыкта ел саен бер сыерлар торагын капиталь төзекләндерәләр һәм аның түбәсе профнастил белән ябыла. Быел да бу хуҗалыкта төзелеш цехын сыерлар то- рагы итеп ремонтлаячаклар. Маллар саны ишәйгәч, саву залларына сөт үткәргеч кенә куясы бар. Алар бу эшкә Чаллы шәһәреннән “Агромакс” ҖЧҖ оешмасын чакырткан- нар, оешма егетләре ике торак- ка сөт үткәргечләр кую белән мәшгульләр. Ә җәйге чор өчен ике җәйләүгә дә сөт үткәргеч кую планлаштырылган. Ел азагына чаклы хуҗалыкның бөтен саву залларына да сөт үткәрергә уй- лыйлар, сыер савучыларга да эш җиңеләя. Икенче проблема продукциянең үзкыйммәтен киметү белән бәйле. Малларны баланслан- ган азык ашату өчен биредә бер ай элек АКМ-9 миксерын 1 млн 300 мең сумга сатып алганнар. Әлеге миксер ярдәмендә азыкны баланслап ашата башлагач сыерларның сөте шактый арткан. Исәпләп чыгарганча, елына йөзләрчә мең сум акчаның янга калачагын чамалаганнар. Акчаны санарга өйрәнү, әлбәттә, хезмәт хакында да чагылыш таба. Сыер савучыларның, бозау караучыларның уртача хезмәт хакы әле 15-16 мең сумнан ким түгел. Хуҗалыкта узган ел терлекчелекне 20 процент рентабельлелек белән төгәлләгәннәр. Әтрәкледә җитештерелгән сөтне Актаныш сөт заводыннан килеп алалар. Сөт артканчы аларның сөтен ГАЗ-53 автомашинасы ташыган булса, хәзер ЗИЛ автомашинасы алып китә. Аларның сөте көн саен югары сорт белән озаты- ла. Сөтнең анализын лаборант Фәрсия Бәйрамова ала һәм аны “Клевер-2” дигән аппарат ярдәмендә температурасын, тыгызлыгын, аксымын билгеләп җибәрә. Ул җибәргән анализлар Актаныш сөт заводы белән чагыша. Зоотехник-селекционер Айгөл Хуҗиәхмәтова элек бухуҗалыкта сыер сауган, аның яхшы эшләвен күреп аңа бу эшне ышанып тапшырганнар. Ул компьютерга кертелгән “Селекс” программасы белән эшли. Айгөл билгеләвенчә, хезмәт хакы вакытында түләнгәч, дәртләндерү чаралары да күрелгәч, һәркем тырыша, эленке-салынкылыкка юл куелмый. “Төшке ашка өйгә кайтып та өлгермим, яңадан фермага эшкә ашкынып торам”, – ди ул уенычыны белән. Былтыр 4 мең килограмм үрен узган һөнәр осталары Дания Шайхазарова, Гөлүсә Мирзанурова, Флүзә Хафизова, Зөлфия Шигабиева, Рәйсә Басыйрова, Лилия Ермолаева, Флүрә Гый- ниатуллина, Сиринә Моглиева, Раушания Бәдертдинова, Люция Камаева, Раушания Асманова, Людмила Микалина савым күрсәткече буенча сынатмыйлар. Хуҗалыкта терлек кышлату яхшы бара. Сыерлар һәм бозаулар көр, ялтырап торалар. Ферма янына көздән үк китерелгән салам эскертләре, печән кибәннәре тезелгән. Хуҗалыкның терлекчеләр йортында интернет бар, кызыл почмак та булдырылган. Һәр торакның үзендә чишенү, та- мак ялгап алу өчен махсус бүлмәдә радио-магнитофон уйнап тора. Кыскасы, ял итү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Хуҗалыкны алдынгы итүгә бозау караучылар: Альберт Хафизов, Фәнзия Сәлимгәрәева, Ольга Хафизова, Сергей Ермолаев, терлекчеләр: Владимир Микалин, Алфир Җиһангиров, Ардыхан Ишимбаев, Леонид Динмухаметов, Анатолий Давлеканов, абыйлы-энеле Александр һәм Евгений Суставовлар, Анур Касыймов, слесарь Илшат Минабутдинов кебек уңганнар һәм башкалар көчен дә, вакытын да жәлләми. Алар кебек уңганнар булганда, авылның киләчәге ышанычлы.

сан Бу хуҗалык елның елында тана малларын Бикбау авылы болынына илтеп куеп, шактый ота. Хуҗалык узган елда 26395 центнер сөт җитештерде, 2013 елга кара- та 119 процентка арттырды һәм һәр сыердан уртача 4708 килограмм сөт савып алды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Юрий Исламов: Районда сөт җитештерү буенча өч еллык план нигезендә быел безнең район җәйге чорда иң югары ноктада, ягъни июнь азагында көнгә 80 тонна сөт савып алырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен параллель рәвештә ике юл белән килергә кирәк: 1)сыерларны бракка чыгаруны киметеп, аларның баш санын арттыру (бу вакытлыча күренеш). 2) семинарларда күрсәтелгән әйберләр, әйтелгән фикерләр һәр хуҗалыкта 100 процент үтәлергә тиеш. Бу бердәнбер юл. 2015 елда да без бөтен хуҗалыкларда да фермаларда үзгәртеп корулар дәвам итәчәк. Быелга кардалар белән бергә барлыгы 61 объект төзисе бар, шуның хәзер 12 сендә эш бара. Быелның көзге семинарларда төп юнәлеше булып төзелеш түгел, ә терлекчелек продукциясен җитештерүне анализлау булачак. Чөнки ул вакытта хуҗалыкларда җитештерүне арттыруга нигез салынып беткән була. Бүген район күләмендә 62 тонна сөт савабыз. Бу бер сыерга исәпләгәндә 10,9 килограмм дигән сүз. Әгәр дә аерым хуҗалыкларны алсак “Заиковский” хуҗалыгы беренче урында бара, ул бүгенге көндә 10,2 тонна сөт җитештерә. Бу җитәкченең алдынгы фикерле булуы, белгечләрнең һәм терлекчеләрнең бердәм тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Алар җәйге чорда көн саен 11-12 тонна сөт савачаклар. Безнең башка хуҗалыкларда да уңай гына эшләр башкарыла: “Сөт иле-Минзәлә” филиалының Мензелинский, Якты юл бүлекчәләре, “Сөт иле-Чулман” филиалының Куйбышев, Байлар хуҗалыгы терлекчеләре дә тырышып эшлиләр. Районның бер сыерга исәпләгәндә 10,9 килограмм сөт савуы, “Заиковский” хуҗалыгының тулай савымны 10 тоннадан арттыруы, психологик киртәне үтү, без булдырабыз икән дигән ышанычны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International