“Юность” боз сараенда 2007 нче елгы балалар командалары арасында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган алкалы хоккей буенча ачык беренчелек узды. Әлеге ярышта Ижау, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Кирово- Череповецк һәм Минзәләдән 6 команда көч сынашты. Ачу тантанасына тарихчы, ветеран Юныс Юсупов чакырылган иде. Хоккейчылар ветеранны кот- лап, чәчәкләр бүләк иттеләр. Киеренке уеннар нәтиҗәсендә Түбән Камадан килгән “Нефтехимик” беренче урынны алды. Ярышларда көчле професси- ональ клублар катнашты, шул сәбәпле безнең “Лачыннар” 6 нчы гына урынга ирештеләр. Әмма бу зур югалту түгел, дип хәбәр итә “Юность” боз сараеның укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Айгөл Шәрифуллина. “Шушындый көчле командалар белән уйнап, безнең егетләр тәҗрибә генә туплый. Билгеле, җиңелү хисе тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә этәргеч бирә. Яшь хоккейчыларыбызның бу икенче генә җитди уеннары.