Быел “Созвездие” – “Йолдызлык” телевизион яшьләр фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Александр һәм Марина Федотовлар гаиләсе 1 март көнне Сугышчы- Интернационалистлар урамындагы яңа йортка күчтеләр. Моңа кадәр гаилә Роза Люксембург урамындагы авария хәлендә булган 43 нче йортның 3 нче фатирында яшәгән. Элеккеге фатирларының мәйданы 35 кв.м булса, яңа йортларының мәйданы 60 кв.м. Йортлары янәшәсендә 10 сутый җир участогы да бар. Авария хәлендәге торак шартлары турында Александр болай дип искә ала: – Йортыбыз үзәк котельнядан җылытыла, йорт иске булгач, фатирда салкын була һәм без мичкә утын ягарга мәҗбүр була идек. Суга да кыенлык кичердек, суны урамдагы колонкадан ташыдык, соңрак йорты- бызда яшәүчеләр белән күмәкләшеп су керттек.
ТОС җитәкчеләре (территориаль җәмәгать җирлеидарә) район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә безнең шәһәрнең хезмәт ветераннарына багышланган “Сезнең хезмәт хөрмәткә лаек” дигән бәйрәм оештырдылар.
Билбау көрәше буенча безнең кызлар гадәттә яхшы нәтиҗә күрсәтәләр.
7 март көнне шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыккара хатын-кызлар көненә багышланган язның иң беренче ярминкәсе һәм Кыш озату бәйрәме үтте.
Минзәләдәге бердәнбер Идарәче компаниянең директоры Виталий Цветков белән аның урынбасары Алмаз Нигъмәтҗанов махсус комиссия алдында имтихан тапшырды.