Һөнәри яраклылык

2015 елның 13 марты, җомга

Минзәләдәге бердәнбер Идарәче компаниянең директоры Виталий Цветков белән аның урынбасары Алмаз Нигъмәтҗанов махсус комиссия алдында имтихан тапшырды.

– Виталий Михайлович, мондый имтиханнарны каян уйлап чыгардылар соң, аны ТСЖлар да тап- шырачакмы? – Идарәче компания директорларының һәм аларның урынбасарларының һөнәри яктан яраклылыгын тикшерү өчен оештырыла ул, лаеклыларга лицензия тапшырылачак. Чөнки моны Федераль закон таләп итә. Бу яңалык ТСЖларга кагылмый әле. Имтихан тапшы- ру нәтиҗәсендә иң лаеклылар гына калачак. Бу хак- та ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та Идарәче компанияләргә карата “Күпкатлы йортлар белән идарә итәргә ышаныч яулаган, лаеклылар гына калырга тиеш”, дигән таләбен җиткергән иде. – Имтихан авыр булдымы соң? – Бик җиңел түгел. Без сигез кешедән торган махсус комиссия каршында имтихан тоттык. Ул 100 сораудан торган тест рәвешендә булды, электрон юл белән тап- шырдык. Ул сораулар федераль законнарга, инженер- лык инфраструктурасына, торак хуҗалары һәм Идарәче компанияләрнең бурычларына, хезмәтне саклауга, го- муми милекне тиешенчә карап тоту кебек мәсьәләләргә кагылышлы иде. (Ахыры 2 нче биттә.) акцент Узган ел күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән Минзәлә Идарәче компаниясенә 498 заявка керде. Шуларның 63 проценты (313е) сантехникага, су белән тәэмин итүгә кагылышлы проблемалар, 18 проценты (89) подъездларны, фасадларны ремонтлау белән бәйле, 10 проценты (50) төтен юлын чистартуга кагылышлы, 9 проценты (46) электрга, газ казаннарына, дворникларга бәйле мәсьәләләр буенча. – Тапшыра алмаучылар да булдымы? –330 имтихан бирүченең 44е тапшыра алмаган иде. Без исә бер хатасыз тапшырдык. 13 мартта лицензия алу өчен документларны тапшырырга барабыз. Лицензиягә ия булганда да, директор белән урынбасар, 5 елдан соң имтихан тапшырып, кабат аттестация үтәргә тиеш. – Димәк, лицензия тагын да зуррак җаваплылык өсти дигән сүз? – Лицензия белән, ягъни яңача, 1 майдан эшли башлыйбыз. Хәзер без, Идарәче компанияләр эшчәнлеген, Дәүләт торак инспекциясе түгел (элеккечә алар ТСЖларга контрольлек итәчәк), ә махсус лицензия комиссиясе контрольдә тотачак. “Контрольлек итүче органнарның күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен” штрафлар бер- ике мең сум белән генә чикләнми, нульләре шактый күп булачак, мондый “гаепләр” өчен хәтта дисквалификация дә каралган. – Минзәләдә сезнең конкурентлар юк. Кулланучыларның претензияләрен бетерү вакыты шуңа сузыламы? Гомумән, сезгә кергән заявка ничә көндә хәл ителергә мөмкин? – Ул нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүгә бәйле. Әгәр мәсьәлә кичектергесез икән, кайдадыр су ага, яисә канализация тыгылган икән, ул оператив рәвештә хәл ителә, мондый урыннарга авария бригадасы җибәрелә. Ремонт буенча мөрәҗәгатьләргә килсәк, капиталь ремонтка кагылышлылары тиешле график БУРЫЧЫҢ КҮП БУЛСА Минзәлә Идарәче компания карамагында гомуми мәйданы 147 мең кв.м булган 153 күпфатирлы йорт бар. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 1 февральгә 11 млн сум тәшкил итә. Бурычлары иң күп булган йортлар исемлегенә түбәндәге йортлар кергән: К.Маркс урамы,79 (бурычлары 538 мең сум), Роза Люксембург урамы, 102 (451 мең сум), Изыскательләр урамы, 3/15А (301 мең сум), 3/3 (258 мең сум), 3/4 (258 мең сум), 3/17 (170 мең сум), Чернышевский урамы, 67Б (238 мең сум). Бурычлыларга мониторинг ясау буенча идарәче компания каршында бригада булдырылган, бурычлары күп булган фатир хуҗаларына уведомлениеләр җибәрелә, аларның эше судта карала, коммуналь ресурслардан файдалануны чикләү дә кулланыла, ди Идарәче компания директоры Виталий Цветков. нигезендә хәл ителә, агымдагы ремонтларны башкару акча средстволарының күпме җыелуына да бәйле, елның кайсы вакыт булуы да роль уйный. Әйтик, тәрәзә пыяласын алыштыру, ишеккә пружина кую кебек вак-төяк ремонт эшләре 3-4 көн эчендә, төтен юлларын чистарту бер атна эчендә башкарыла. Электрга, газ казаннарына бәйле проблемалар булса, килешү төзелгән службаларга хәл итүне сорап безнең компания заявка җибәрә.

Әңгәмәдәш - Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International