Көрәшче кызлар

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Билбау көрәше буенча безнең кызлар гадәттә яхшы нәтиҗә күрсәтәләр.

Теләче районында ха­тын-кызлар һәм ир-атлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия тур­нирында безнекеләр призлы урыннар алып кайтканнар. Рузилә Мөхәммәтова (рәсемдә сулда) үз авырлык категориясендә икенче, ә Альбина Шәмсетдинова (рәсемдә уңда) өченче булып калды. Шушы ук кызларыбыз Татарстан Беренчелегендә дә урын алып кайттылар. Рузилә шулай ук икенче урын­ны яулады, ә менә Аль­бина, үзеннән 2-3 яшькә өлкәнрәк спортчылар белән көрәшеп, чемпион булды.

Башкортстанда узган Россия Беренчелегендә Альбина 76 кг кадәр көрәшеп, 3 урынны яу­лады. (тренеры Рәмзил Бәдриев).

Барыбызга да таныш булган, Минзәлә кызы Сәрия Гыйльметдино­ва шулай ук Татарстан Беренчелегендә Чаллы өчен чыгыш ясаган һәм үз авырлыгында чем­пион булган, ә Россия Беренчелегендә ул икен­че урынны яулады.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International