7 март көнне шәһәребезнең Октябрь мәйданында Халыккара хатын-кызлар көненә багышланган язның иң беренче ярминкәсе һәм Кыш озату бәйрәме үтте.
Ярминкәдә авыл җирлекләре, агрофирмалар һәм аларның хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итте. Шулай ук бу ярминкәдә Чаллы һәм Зәй шәһәрләреннән килгән сәүдәгәрләр дә үзләрендә җитештергән товарларын саттылар. Бу бәйрәмдә урта уку йортларында укучыларның концерт программасы һәм төрле уеннар да булды.