Александр һәм Марина Федотовлар гаиләсе 1 март көнне Сугышчы- Интернационалистлар урамындагы яңа йортка күчтеләр. Моңа кадәр гаилә Роза Люксембург урамындагы авария хәлендә булган 43 нче йортның 3 нче фатирында яшәгән. Элеккеге фатирларының мәйданы 35 кв.м булса, яңа йортларының мәйданы 60 кв.м. Йортлары янәшәсендә 10 сутый җир участогы да бар. Авария хәлендәге торак шартлары турында Александр болай дип искә ала: – Йортыбыз үзәк котельнядан җылытыла, йорт иске булгач, фатирда салкын була һәм без мичкә утын ягарга мәҗбүр була идек. Суга да кыенлык кичердек, суны урамдагы колонкадан ташыдык, соңрак йорты- бызда яшәүчеләр белән күмәкләшеп су керттек.
Газ кермәгәч, ашарга пешергәндә кем электр плитәсеннән, кем газ баллоныннан файдаланды. Йортыбыз авария хәлендәге йорт- лар исемлегенә кергәнен ишеткәч, бик шатландык. Шушындый яңа йортка күченүебезгә хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Республика һәм район җитәкчелегенә, безнең белән даими элемтәдә торучы белгечләргә, подрядчы оешма –“Гарант Плюс” ҖЧҖ төзүчеләренә рәхмәтебез зур, – дип сөйләде Александр. Яңа йортларында бөтен уңайлыклар тудырылган. Марина үзенең сөенечен безнең белән дә уртаклашты: – Күченеп килгәч, йортыбызга килеп керүгә, җылылыкка игътибар иттем. Идәнгә басуга, аякка җылы булып китте, баксаң, идәннәре дә җылытыла икән. Ике контурлы газ казаны урнаштырылгач, җылылыкны үзебез көйлибез, балалар яланаяк чабышып йөриләр. Йортыбыз ике бүлмәле, җылы булу өстенә якты, иркен. Балалар өчен дә уңайлы, салкын су гына түгел, кайнар су да агып тора бит. Алар һәркөн ванна кереп уйнап алалар. 10 сутый йорт яны участогы бар, җәйгелектә яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә дип торабыз. Әле йортның коймалары ясалмаган, йорты булгач, анысын гына ясарбыз дип уйлыйм. Урамыбыз яңа, шулай булса да, юлга вак таш җәелгән. Александр үзе Яр Чаллыда сак бүлегендә эшли, Ма- рина шәхси эшмәкәрдә сатучы. Төпчекләре – кызлары Анастасия кечкенә әле, ә уллары Айнур белән Айдар 3 нче балалар бакчасына йөри, озакламый аларны янәшәдәге “Шатлык” балалар бакчасына күчерәчәкләр. Тагын бер шатлыклары бар – Федотовлар гаиләсе тулыланачак – балаларга энекәш көтәләр. Марина район җитәкчелегенә шуның өчен дә рәхмәтле, ул әлеге йорт төзелешен срогыннан алда төзеп бирмәсләрме дигән үтенечен белдергән булган. “Бала тудыру йортын- нан яңа йортка кайтасым килде”, ди ул. Теләге кабул булган – бәләкәче белән яңа йортка кайтачак. Яңа йортлары котлы, бәхет касәләре тулы булсын дип телисе килә.
– Яңа йортның бәясе 1,7 млн сум тәшкил итә. Моннан иске фатирның хакы чигерелә. Калган мәйданны социаль ипотека буенча түләү мөмкинлеге бар. Эшләп торганда калган сумманы ничек тә түләп барырбыз әле. Ай саен 6-7 мең сум түлисе, түләү белән вакытлыча киеренкелек тууы расланса, наймга да яшәргә була. Бу программа өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барысы өчен дә рәхмәтебезне җиткерәсе килә, – ди Федотовлар.
Флүрә МУСИНА